Үз эшләренең осталары
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре ел әйләнәсе ял-бәйрәмнәр күрмичә киеренке хезмәт куялар, дисәк, арттыру булмас.
Техник хезмәт күрсәтү осталары Габделбәр Нәбиуллин, Миннәхмәт Гарипов, тимер кырдыручы Рафаэль Мостафин эш вакытында.
Югары Тегермәнлек авылындагы күп җир биләүче ВЗП хуҗалыгына барып чыккач, безгә авыл хуҗалыгы машиналарын һәм агрегатларны төзекләндерү эшләренең көйле баруы хакында хәбәр җиткерделәр. Ел әйләнәсе техника утарында эшләүче егетләр гадәттәгечә тирә-юньдә беренче булып тырмаларны сафка бастырганнар. Баш инженерлары Рәҗәп Сафин безгә алар хакында бик күп мактау сүзләре әйтеп таныштырды. Чыннан да гомерләре буена диярлек техника арасында эшләүче осталар тимерче Габделбәр Нәбиуллин, көйләүче-оста Миннәхмәт Гарипов, тимер кырдыручы Рафаэль Мортазин тырыш хезмәт куйганга аларның эшен кат-кат тикшереп торырга да кирәкми. Егетләр кыска гына вакыт эчендә инде булган барлык 200 дән артык тырманы төзәтеп эшкә хәстәрләп куярга өлгергәннәр. Ә бу эш карап торганда гына бик гади булып күренә. Һәр тырманың 20 тимер тешен сүтеп алып, аларны берәмтекләп тимерчелектә утлы күмер эчендә кыздырып эшкә яраклы хәлгә җиткерү шактый мәшәкатьле һәм катлаулы хезмәт. Ә аны биредә тимерче Габделбәр Нәбиуллин күңелен биреп башкара. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә быел хуҗалыкка яңа тырма тешләрен бөтенләй кайтартмаганнар. Әле моннан тыш та алар биредә бик күп төрле агрегатларны көйләп сафка бастыралар. Бер сүз белән әйткәндә, егетләрнең һәр-кайсы үз эшенең чын остасы. Алар 16 ел инде биредә хезмәт куялар. Иң әһәмиятлесе, егетләр авыл җирендә менә шундый тотрыклы эш урыны белән тәэмин иткәннәре өчен җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Чөнки кышкы салкын көннәрдә берәүнең дә эшкә барам дип, чит-ят җирләргә чыгып китәсе килми. Аннары, яшьтән үк күнегелгән эш урынына килеп хезмәттәшләрең белән эшләве үзе бер рәхәт, күңелле бит ул. Хезмәтенә күрә хөрмәте, дигәндәй хезмәт хакы белән дә тоткарлыкларга юл куелмый. Аны айдан-айга үз вакытында соңарусыз биреп баралар. Хезмәткәрләрнең һәркайсы да инвесторларыннан канәгать.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia