Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Үрнәк гаилә шундый була

Авыл җирендә абзар тутырып терлекләр асраучы гаиләләрне сирәк кенә булса да һәр җирлектә очратырга мөмкин.

Районыбызның иң эре төбәкләреннән исәпләнгән Котлы Бөкәшкә баргач гадәттәгечә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов белән очраштык. Ул  безгә  Тәберде  Чаллысы авылында яшәүче Мидхәт Гобәйдуллиннарның үрнәк  гаиләсе белән очрашырга киңәш итте. Авыл буйлап йортларын озак эзләп йөрмәдек, тиз таптык. “Май чүлмәге тышыннан билгеле”, дигәндәй йорты каршысында трактор, җиңел автомашиналар торуы, бакчасында печән рулоннарыннан олы эскерт өелүе үзе үк биредә кемнәр яшәвен раслый иде. Капканы ачып ишек алдына кергәч тә каршыга хуҗа үзе килеп чыкты. Мидхәт бик ачык кеше икән, сүзебез тиз ялганып китте. Ул  биредә әби-бабалары эшен үз итеп матур гомер кичерә. Мәктәпне тәмамлагач, гаиләдә ике кыз арасында бердәнбер ир бала булганлыктан күп иптәшләре кебек ул да укуын район үзәгендәге техник училищеда дәвам иттерә. Анда өч ел укып кулына  тракторчы-машинист һәм автомобиль йөртүче таныклыклары алып туган авылына әйләнеп кайта. Шулай итеп яшьлегендә алган һөнәрләренең файдасын бүгенгәчә күреп яши ул.  Анда укуы әле аңа Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтендә дә бик ярап куя. Беренчедән, иптәшләре физик һәм тактик хәзерлек дәресендә яисә каравылга йөрсәләр, аны автомашинага утыртып шәһәргә озаталар. Икенчедән, кырыс һава шартларында автомашина руле артында йөреп бер дигән хезмәт күнекмәсенә ия була ул. Туган ягына кайткач иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булуын истә тотып аңа  «ЗИЛ», аннан соң «КамАЗ» автомашинасы бирәләр. Шулай итеп ул  әтисенең гомерлек һөнәрен әле дә уңышлы төстә дәвам иттерә. Еш кына  катлаулы эшләрне йөклиләр, ерак җаваплы рейсларга да җибәрәләр үзен. Гаиләдә кечкенәдән әби-бабаларыннан мирас булып калган хезмәтне аңа йөкләүләренең дә уңай йогынтысын әйтми мөмкин түгел. Берничә елдан авылның хезмәт сөючән, булдыклы гаиләсендә үскән Гөлназ белән гаилә корып үз тормышларын башлаган көннән алар киеренке авыл хезмәтендә кайныйлар. Мул итеп терлек - сыерлар һәм кош-кортлар асрап көн күрәләр. Бу ел алар өчен  икеләтә истәлекле икән. Авыл җирендә төпләнеп тамыр  җибәрүләренә 30 ел тулган. Күрше “Кулон” хуҗалыгында механик хезмәтен башкаручы уллары Айдар да быел үз гаиләсен корып җибәргән. Әңгәмә барышында ул аны үзенең төп ярдәмчесе дип мактап телгә алды. Ни дисәң дә, хуҗалыкта егерме баш терлек тәрбияләү бер үзенә кыенга туры килер иде. Бүген аны чын мәгънәсендә фермер, дип атарга мөмкин. Чөнки,  ул әти-әнисе, туганнары, якыннарының пай җирләрен алып 40 гектар мәйданда мул азык запасы хәстәрли. Хуҗалыгында МТЗ тракторы, туфрак эшкәртү, чәчү, печән чабу, үлән җыю кебек  барлык кирәкле агрегатлары тулы хәстәрлек хәленә китерелгән. Башкалардан аермалы буларак, ул әле юл төзелешендә эшләвен дә  дәвам иттерә. Менә шулай, кулы эш тәртибен белгәч тик утырасы килми шул инде. Һәрбер гаилә кебек алар да балалары-оныкларының җитеш, мул тормышта яшәүләре өчен тырышалар. Аннары, авылда яшәп кунакка кайткан балаңа яисә оныгыңа күчтәнәчкә кибеттән продукция сатып алып җибәрү ничектер уңайсыз да бит әле. Гобәйдуллиннар да менә шулай яшьләргә авыл җирендә үз хезмәтең белән яшәве күпкә файдалы һәм отышлы булуын төшендереп төпле тәрбия биреп яшәүләрен дәвам иттерәләр.


Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса