Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Укытучылар көч сынаштылар

Атна башында район үзәгенең беренче гимназиясендә ел укытучысы бәйгесенең зона ярышы үтте.

Әлеге “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабында күрше Саба, Питрәч, Алабуга, Мамадыш районнарыннан һәм Корноухово мәктәбенең ана теле укытучысы Гүзәлия Нургали кызы Бәдретдинова катнашып көч сынаштылар. Аларның һәркайсы бу көнне гимназия укучыларына бәйге дәресләре бирделәр. Үз хезмәтләренең чын осталары булып танылган укытучылар дәресен таләпчән жюри әгъзалары Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрапова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе рәисе Рузилә Фәттахова, Идел буе федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре докторы Гөлүсә Гәрәева күзәтеп бәя бирделәр. Әмма биредә алар үз нәтиҗәләрен әйтмичә соңыннан һәр катнашучыга тантаналы төстә таныклык тапшырдылар. 
Зона бәйгесендә күзәтүләремнән чыгып шуны да әйтәсем килә, Гүзәлия Бәдретдинова дәрес биргән 5 нче сыйныф укучыларының барысы да рус милләтеннән булган балалар булып чыктылар. Аларның һәркайсы дәрестә актив катнашты, биремнәрне  дә төгәл үтәделәр. Мөгаллимә үзе дә  бәйге дәресен саф ана телебездә  алып барды. Дәрестә балаларның татар милләтеннән булмаганлыклары үземә дә  соңыннан гына билгеле булды.


Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса