Туган телгә мәхәббәт уятучы укытучы
Һәр яңа туган көн - тормышның кабатланмас дәресләре ул. Мизгел эчендә шатлык-борчулары, уй-хисләре кешелек дөньясын чорнап ала.
Кеше физик яктан дөньяга бер генә тапкыр туса да, яшәү дәверендә хис-кичерешләрне йөрәге, күңелле аша кичергән мизгелләрдә ничә тапкыр рухи халәтен яңартып, яңадан туа икән?!
Шуңа да татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем нигезләренә генә түгел, ә бәлки, тормышта һәр көн кирәк булган рухи-әхлакый төшенчәләрне дә бала күңеленә кечкенәдән төшендерү мөһим ди, Энҗе Равил кызы Галиуллина.
Балык Бистәсенең Күки урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Алабуга дәүләт педагогика институтына юл ала ул. Студент еллары бер-бер артлы үтә тора. Дипломлы яшь белгечне язмышы туган ягына, туган нигезенә, укыган мәктәбенә кайтара. Көчле, тәҗрибәле, кайчандыр үзенә белем биргән мөгаллимнәре янәшәсендә тәүге хезмәт юлы башлана аның. Беренче дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар әкрен генә бер-берсенә ялганып 28 еллык хезмәт стажына языла. Көнне төнгә ялгый-ялгый күпме дәрес планнары, дәфтәрләр тикшерелгән, әти-әниләрдән, укучылардан килгән күпме сорауларга җавап табарга, сабыр гына юл күрсәтергә тырышкан, тәҗрибә уртаклашкан.
Энҗе Равил кызы Галиуллина бүгенге көндә Балык Бистәсенең беренче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Хезмәтенә гашыйк, һөнәренә тугрылык саклаган укытучыларын укучылары да ярата. Аларның мөгаллимнәре турындагы фикерләре самими күңелдән.
Илинә Хәлиуллина, 11Б сыйныфы укучысы:
– Энҗе Равиловна – үз эшенең чын остасы. Ул үз эшенә бик җаваплы карый, һәрвакыт укыту өчен уңайлы атмосфера тудырырга тырыша. Әгәр укучылар кыенлыклар белән очраша икән, Энҗе Равиловна аларга материалны аңларга, катлаулы моментларны аңлаешлы тел белән аңлатырга ярдәм итә. Укытучыбыз белемнәрне тапшырып кына калмый, туган телгә, туган илгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли. Аның ярдәмендә без үзебезне ышанычлы хис итәбез.
Фәнис Гарипов, 11нче А сыйныфы укучысы:
– Энҗе Равиловна дәресләрен көтеп алдым. Ул дәресләрен мавыктыргыч итеп үткәрә белә. Фәнгә кызыксыну уята. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп чараларда катнашып призлы урыннар алуга ирештем.
Укытучыма карап сокланам, горурланам. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Аиша Рагимова, 11 нче Б сыйныфы укучысы:
– Энҗе Равиловна үткәргән дәресләрне күңелгә рәхәтлек һәм тынычлык бирә ала торган дәресләр дияр идем. Ул һәрбер укучы йөрәгенә ачкыч таба белә, үз укучыларында ышаныч тудыра. Нинди генә очракта да кеше булып калырга, йөрәгеңне тоеп, акылың белән фикерләргә куша. Минем өчен ул чын киңәшче дә. Нинди генә сорауларым туса да аның янына барам, киңәшен тыңлыйм һәм ялгышмыйм.
Дилә Фәсхиева, 11нче Б сыйныфы укучысы:
– Энҗе Равиловна безне коллективта бер-береңне аңлап, тыңлап, хөрмәт белән эшләргә өйрәтте.
Әнә шундый ихлас, тирәнтен уй-фикерләрен җиткерделәр укучылар. Аны яраталар, хөрмәт итәләр икән, мөгаллимә өчен моннан да зур бәһа юктыр. Хезмәтең аша укучы күңеленә нинди орлык саласың, аның киләчәге дә шуннан тора. Энҗе Равил кызы Галиуллина кебек сабыр, зыялы укытучыда белем алган укучылар арасында мөгаллимәлек һөнәрен сайлаучылар бар икән, димәк, хезмәтең әрәм узмаган. Ә ул моңа еллар аша килгән тәҗрибәсе, ихтирамы аша ирешкән.
Автор Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia