Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Туган авылым - Сатлыганым

Һәркемгә үзенең туган ягы якын. Минем үземә дә туган ягым, туган авылым бик кадерле. Ул –Сатлыган авылы.

Һәркемгә үзенең туган ягы якын. Минем үземә дә туган ягым, туган авылым бик кадерле. Ул –Сатлыган авылы. 
Минем авылымны яратмаслык түгел шул, бөтен дөньясына бер генә бит. Авылымның табигате нәкь менә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның шигыренә туры килә:
Тау башына салынгандыр 
безнең авыл,
Бер чишмә бар, 
якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен,
 суы тәмен беләм,
Шуңар күрә 
сөям җаным-тәнем белән.
Чыннан да, тау башына урнашкан безнең авыл. Аннан тирә-якта урнашкан Биектау, Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы авылларын күрергә була. Тау астында гына челтерәп чишмәсе ага. Аның суы шулкадәрле тәмле, йомшак. Хәтта кунакка кайткан кешеләр дә чишмә суын зур савытлар белән алып китәләр иде. 
Эштән кайткан вакытта Котлы Бөкәштән авылга кадәр дүрт чакрым араны җәяүләп йөрибез. Минем белән ике бала да мәктәпкә йөриләр. Мин аларны табигатьне яратырга, чүп-чарларны ташламаска дип өйрәтеп кайтам. Мәктәптән кайткан вакытта табигатьне, иген кырларын күзәтәбез, аның белән сокланабыз. Үзем дә кечкенәдән табигать турында китаплар укырга яраттым. Табигатькә зыян китерүчеләрне яратмый идем. Чишмәдән түбәнрәк инеш бар. Анда сикерешә-сикерешә балыклар йөзә. Кечкенә вакытта шул балыкларны яланаяк суга кереп таш астыннан тотып кайта идек тә барыбыз бергә пешереп җыелышып ашый идек. Ерак түгел Шомбыт елгасы ага. Ул үзенең суын Камага коя. 
Авылымның каршысында гына тагын бер тау бар. Анда зират. Шуннан өскә таба җиләклек китә. Бөтен авыл халкы шунда мәш килеп җиләк җыябыз. Көнгә өчәр тапкыр җиләккә чыгып кергән вакытлар бар. Әниебез (кайнанам) алып кайткан җиләкләрне чемли. Аның каравы кышын тәмле, хуш исле җиләк белән чәй эчеп сихәтләнәбез. Шундый гүзәл табигатьле авылны ничек яратмыйсың инде!
Кем генә булмасын, аның тормышын туган илсез, туган яксыз күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кеше кайда гына яшәмәсен, барыбер үз туган авылын берни белән дә алыштыра алмый.Туган як дип, кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел, ә тормышның күп өлешен шунда үткәргән урынны әйтсәң дә була. Әниемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча сакла, ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре йөрәгемдә бик тирәнтен уелып калганнар. Яшь чакларында авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә туган туфракларын, туган нигезләрен сагынып, авылның гүзәл табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар бит. 
Тик, ни кызганыч, авыл бетеп бара дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Яшьләр шәһәргә китә. Китмәсләр иде, эше юк бит аның. Авылыбызда кибет, мәдәният йорты, таш салынган юл, мәктәп юк. Элегрәк без укыган чорларда мәктәпкә барганда һәр йорт капкасыннан 4-5 бала чыга торган иде. Ә хәзер мәктәпкә баручы 2 укучы бар. Бар иде Котлы Бөкәштә эшнең кайнаган вакытлары... Без – укырга, эшчеләр – колхозга, “Сельхозтехника”га, “Сельхозхимия”гә, “Спартак”ка дип эшкә чыгып китәләр иде. Нинди генә эшләр юк иде бит?! Кич белән кыр казлары тезелешеп кайткан кебек эштән кайталар иде. Хәзер авылыбызда буш йортлар бик күп. Кайсылары җәйгелеккә үзләренең төп нигезләренә кайтып маллар асрап торучылары, нигезләренә дога иңсен дип, Коръән укытып китүчеләре дә бар (шуңа күңел сөенә). Авылыбызда иң өлкән кеше ул безнең әниебез (кайнанам) Әминә Хуҗахан кызы Гатауллина. Чыгышы белән шушы авылныкы. Шушында кияүгә чыгып төпләнеп калган. Әнидән элекке вакытларны сорыйм: 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз

Рузидә Гатауллина.
Сатлыган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса