Равис Гыйлемханов: «Тормыш матур, хезмәт куеп яши белсәң»
Урахча авылы кешеләре гомер-гомергә күрше-тирә төбәкләрдә яшәүчеләргә үрнәк булып яшәде.
Бүген дә алар үз тырышлыклары белән көн күреп яшәүләрен дәвам иттерәләр. Авыл җирлегендә безгә озак еллар дәвамында алдынгылыкны бирмәгән уңган механизатор, бүгенгесе көнне үз шәхси хуҗалыгын бер дигән итеп алып баручы Равис Гыйлемханов гаиләсен мактап телгә алып, алар белән очрашырга киңәш иттеләр.
Һәрбер авыл җирендә туып үскән малай кебек Равис тә мәктәп елларыннан ук әтисе Равил абый янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөреп игенче һөнәре нечкәлекләрен үзләштереп үскән. Ә туган авылы Күгәрчен мәктәбен тәмамлаганда аттестат белән бергә механизатор таныклыгы да алып чыгуы киләчәк тормышында бик ярап куя. Шулай итеп ул хәрби хезмәтен уңышлы төстә тәмамлап кайтуга эшче көчләр таләп ителгән күрше Урахча авылына юл тота. Биредә егет әтисе үрнәгендә механизатор хезмәтенә алына. Ул бер өзлексез диярлек МТЗ тракторында 20 ел тырыш хезмәт куя. Биредә бер ел эшләгәннән соң алар Түбән Тегермәнлек авылы кызы Гүзәлия белән гаилә корып җибәрәләр. Ул чорларда совхоз производствосында икесе дә мактаулы хезмәткәр буларак танылган яшь гаиләләргә җитәкчеләрнең ярдәме зур була. Аларны да биредә бер дигән торак йорт биреп сөендерәләр. Шулай итеп алар Урахча авылында тамыр җибәрәләр, бер-бер артлы өч бала тәрбияләп үстерәләр, абзар тутырып терлек асрап көн күрәләр. Ә инде авылда күпләрнең яшәү чыганагы булган хуҗалык яшәүдән туктагач, алар бер дә аптырап калмыйлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын киңәйтүгә алыналар. Дәүләттән бирелгән 400 мең сум күләмендәге ярдәм дә ярап куя. Ул акчага алар абзарларын яңарталар, савым сыерларның баш санын арттыралар, озак еллар дәвамында ике дистәгә якын терлек асрап көн күрәләр. Равис җәй айларында тракторы белән мул азык запасы туплый. Ни дисәң дә дистәдән артык мөгезле эре терлек, өч баш савым сыерларын хезмәт куймыйча гына асрап булмый шул. Аларга бу эштә уллары Рәдиф белән Рәнис бик теләп булышалар. Гүзәлия исә үзләреннән артып калган сөтне сөт җыючыларга тапшырып үз эшенә ашыга. Ул күп еллар дәвамында авыл җирлегендә социаль хезмәткәр вазыйфасын башкара.
Гыйлемхановлар әнә шулай хезмәттән үзләренә күңел күтәренкелеге, ямь табалар, йөрәкләренә көч-дәва алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia