Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Тауларда ташлар да ата

Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының үсеп килүче яшь буынга әйтер сүзләре бар әле...

 Түбән Тегермәнлек мәктәбе фойесына керүгә төрле теманы яктырткан стендларга күзем төште. Уку алдынгылары, ветеран укытучыларга багышланган мәгълүматлар белән янәшә Әфган сугышы эпопеясында катнашкан ир-егетләргә атап төзелгән стенд игътибарымны аеруча үзенә җәлеп итте. Мәктәптә булган саен әлеге кыю егетләребез фотосурәтләренә озаклап карап торам. Ватаныбыз алдында биргән хәрби антына тугрылыклы  калган әлеге егетләребезне тәрбияләүдә бер кадәр үземнең дә өлешем барлыгын сизәм. Чөнки, аларның барысы да үз вакытында Югары Тегермәнлек мәктәбендә укып урта белем алып чыгып киткән балалар. Ул чорда укучы ир балаларга чын мәгънәсендә патриотлык, ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләүче энтузиастлар эшләде. Әфган сугышында катнашкан авылдаш егетләребез күкрәкләренә орден-медальләр тагып сау-сәламәт әйләнеп кайтканнар икән, монда укытучылар коллективының башкарган күркәм эшләре дә хөрмәтләп искә алырлык.
Районыбызда нәшер ителә торган “Авыл офыклары”газетасы битләрендә дә Әфганчылар хакында тирән эчтәлекле мәкаләләр бик күп басылып чыкты. Әле менә бу юлы да районыбызда яшәүчеләргә курку белмәс батыр йөрәкле егетләребезнең күркәм бәйрәмнәре көнендә Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче әфганчы егет Айдар Шәмси улы Әлмиев хакында таныштырып үтәргә булдым.
Айдар белән очрашып аралашу хакында элегрәк сүз булса да, тиз генә вакыт таба алмавыбыздан ул кичектерелеп килде. Аның сәбәпләре дә булды билгеле. Беренчедән, ветеран егетебез Түбән Тегермәнлек авылы газ хуҗалыгында җаваплы хезмәткәр, көйләүче-оста хезмәтен башкара. Кыш айларында аны чакырулар күп булганлыктан уңайлы вакытын табуы кыенрак булды. Айдарыбыз әле намазларын да калдырмаска тырыша. Шуңа без аның белән җомга намазыннан соң гына очрашып аралаша алдык.

Тулырак язманы газета битләрендә укый аласыз

Автор Рафыйк Гәрәев.
Югары Тегермәнлек авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса