Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Тарих үткәннәрне саклый

Ямаш авылы мәктәп яныннан уч төбендәге кебек күренә. Биредә бар гүзәллеге белән туган як табигате җәйрәп ята.

Бүгенге юлдашым – шушы авыл кызы, район үзәгенең “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәния Газизҗанова. Аның белән мәктәпкә килүебезнең сәбәбе дә бар, бирегә бүген язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Нуриев белән “Татнетны үстерү фонды” оешмасының башкаручы директоры Раил Гатауллин килде. Кунакларның да килүе очраклы түгел, Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә агымдагы елның март аенда, интернет челтәрендә “Авылым гүзәллеге” проекты үткәрелә. Проектның максаты – татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру. Әлеге марафонда Фәния Зиннәтулла кызы туган авылы Ямашның мәдәни мирасын саклау һәм таныту максатыннан катнаша һәм җиңү яулый.
Бу чыннан да зур хезмәт. Үз авылың тарихын элеккеге гореф-гадәтләр, йолалар аша өйрәнеп аны башкаларга тәкъдим итү, таныштыру – рухи көч, тырышлык сорый. 


Автор Фәрвәз Каюмова

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса