Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Сокландыргыч гомер юллары

Авылны эшчән халык яшәтә дигәндәй, авыл җирлегендә Иван белән Мария Токрановалар гаиләсен үрнәк итеп телгә алдылар.

Иң элек  икесенең дә ишле гаиләдә ятимлектә тәрбияләнеп үсүләрен әйтеп үтәсем килә. Алар моңа кимсенеп үсмәгәннәр, икесе дә бер дигән хезмәт тәрбиясе алганнар. Әлбәттә инде, үз бәхетләрен туган җирләрендә  таба белгән парлар алар.
Иван белән Мария  биредә яшәүче күпләр кебек авылда 4 нче сыйныфтан соң укуларын Котлы Бөкәштә дәвам иттергәннәр. Шулай итеп, элеккеге район үзәгендә 8 нче сыйныфны тәмамлап кайткач икесе дә колхоз производствосында хезмәт куйганнар. Берсе ат җигеп малларга азык ташыса, икенчесе сыер сауган, маллар караган. Иван үз авылларында техник уку йорты филиалында механизатор белгечлеген үзләштергән. Биредә аларны үрнәк гаилә буларак та еш телгә алалар. Ни дисәң дә, тигез,  күркәм гаиләдә үзара аңлашып 44 ел гомер кичерү әле күпләргә тәтеми дә.  Иван чылбырлы һәм көпчәкле «МТЗ» тракторларында елның-елында алдынгылыкны бирмәгән. Әле дистә еллар дәвамында аның урып-җыю эшләрендә актив катнашканнар. Икесе дә «Нива» комбайнында эшләп күпләрне таң калдырганнар. Биш ел рәттән район күләмендә җиңүче булуларын искә алып,  ул елларда район авыл хуҗалыгы идарәсеннән килеп  хезмәттәшләре алдында мактаулы тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп,  шактый зур күләмдә акчалата бүләк тә тапшырганнар үзләренә. Кыскасы, производствода алар икесе дә кимен куймаганнар. Мариянең әле дә күпләр дистә елга якын терлекчелектә күңел биреп эшләүләрен мактап телгә алалар. Шулай булмый ни, ул чорларда аның көр, матур бозаулары  хакында районда бик күпләр белеп өлгергән иде. 

Автор Идрис Аметов

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса