Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Шигърият сөючеләр клубында

«Иҗат чишмәсе» шигърият сөючеләр клубында «Бу дөнья ничек матур» дигән чара узды. Биредә Светлана Кутлинаның табигать, клубта очрашулар турындагы төсле фотосурәтләре күргәзмәсе әзерләнде.

Клуб район үзәк китапханәсендә 2006 елдан бирле эшли. Ә хәзерге состав белән 2010 елдан очраша башладык. Клубны абонемент китапханәчесе Галина Потапова оештырды. Укучылар арасында ул җирле шагыйрьләрне табып, аларның иҗаты белән кызыксынды, шулай ук шигърият сөючеләр белән китапханәдә очрашулар үткәрде. Аннан соң аны Тамара Тюрина алыштырды, ә инде алтынчы ел аның белән Алсу Бәширова җитәкчелек итә. Клубта очрашулар уздырыла, анда без рус әдәбияты, музыкасы, классикларының иҗаты белән танышабыз. Шулай ук шигырьләребезне, прозабызны укыйбыз. Район чараларында, концертларда катнашабыз, укучыларны, студентларны шигырьләребез белән таныштырабыз. Иҗат кичәләре үткәрелә, Лаешка «Мин – автор» фестиваленә барабыз. Җирле шагыйрьләрнең ике шигырь җыентыгы, авторлык китаплары дөнья күрде инде.
- Бүген бирегә шигърият яратучылар җыелды. Балык Бистәсе җирлегенең талантларга бай булуы барыбызга мәгълүм. Шигърияткә гашыйклар иҗаттан аерылмый яшиләр. Бүген дә без яңа шигырьләрне тыңлап, моңа тагын бер кат инанырбыз.
Клубта катнашучылар үзләренең хикәяләре һәм шигырьләре белән уртаклаштылар. Клубның актив әгъзасы Анатолий Автономов шигырьләр генә иҗат итми, әле ул аларга музыка да яза, бәйрәм сценарийларын төзи, кичәләр, концертлар алып бара, җырлар башкара.  «Камские зори» вокаль ансамблен һәм «Калинушка» ветераннар хорын җитәкли, анда үзе җырлый. 
Любовь Алексеева Масловка мәктәбендә математика укытучысы булып эшли, үзенең матур шигырьләре белән республика һәм Россия шигърият конкурсларында призлы урыннар яулый. Кайбер шигырьләре аңа музыка белән бергә килә. Ул очрашу кичәсендә үз җырларын башкарды. Шулай ук табигать турында картиналар яза, интернет-университетта шөгыльләнә. 
Флора Мостафина быел татарчага тәрҗемә ителгән икенче китабын бастырып чыгарды. Ирина Малямова гаиләсендә барысы да шигырьләр яза, әтисе, сеңлесе, кызы һәм улы. Ул Балык Бистәсе 1 нче гимназиясенең тарих укытучысы, укучыларны җирле шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыра. Светлана Кутлина 50 яшьтән соң шигырьләр яза башлый, күңел истәлекләрен кәгазьгә төшерә, район газетасы белән тыгыз элемтәдә яши, фотога төшерү белән мавыга. Татьяна Потапова Балык Бистәсе 1 нче гимназиясендә хезмәт дәресеннән белем бирә, челтәр бәйләү белән шөгыльләнә, шигырьләр һәм проза әсәрләре яза. Наталья Белавина да үзенең шигъри сәләтен сынап карый. 7 нче сыйныф укучысы Ралина Мөхәммәтҗанова һәм Арсен Вәлиев кичәдә үзләренең шигырьләрен укыдылар. Ралина гитарада үзе уйнап җырлады. 
Клуб яңа иҗатчылар белән баеды, составка Алексей Нифонтов һәм Сергей Чернышов кушылды. Алар да шигърияткә гашыйклар. Сания Бәдретдинова очрашуда Чернышовның «Тарихлар, очрашулар, хыяллар» китабыннан шигырьләр укыды.
Безнең аралашу җылы, дустанә шартларда узды. Клуб әгъзалары гаҗәеп матур табигатебез, дуслык турында язылган шигырьләре белән уртаклаштылар. Аларга карата үз фикерләрен җиткерделәр.

Светлана Кутлина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса