Шамил Ризванов кечкенәдән атлар ярата
Шамил бабай Ризванов кебек кечкенәдән атларны үз итүчеләр авыл җирләрендә бик сирәк калып бара.
Ул Күки авылында ишле гаиләдә тәрбияләнеп үскән. Мөгаен аңа атларны үз итү әтисе Җиһангәрәй абзыйдан күчкәндер. Ул озак еллар яңа оешкан күмәк хуҗалыкта ат караучы булып эшләгән. Шамил да кечкенәдән әтисенә булышып йөрергә гадәтләнеп китә. Ә инде 8 яше тулгач алар күрше малае Габдрәүф белән дуңгыз көтәргә алыналар. Икенче елны инде аларга бозау көтүен ышанып тапшыралар. Шулай итеп хуҗалык эшләренә тартылган малай беренче сыйныфтан соң укырга да йөрми. Ә аңа барыннан да бигрәк олырак яшьтәге малайларга ияреп көне буена басуда эшләгән атларны көтеп, иркен кырда төн үткәрү нык ошый. Ул елларда төннәрен малларга бүреләр ташлану очрагы да куркытмый малайларны. Бервакыт бүреләр көтүдәге Акбар исемле атны сайлыйлар. Әмма, малайлар да йоклап йөрүчеләрдән булмый. Алар учакта янган утлы кисәүләр белән бүреләрне куркытып көч-хәл белән ерткыч авызыннан бахбайны йолып алып калалар. Ат шактый вакыт аксап йөргәннән соң тәки терелеп аякка баса. Сугыш башлангач авылның эшчән ирләре үзләре урынына әнә шушы 9-10 яшьлек малайларны калдырып фронтка китәләр. Ирләр белән бергә атлар да сугышка алына. Шуңа малайларга үгез җигеп җир эшкәртергә, тырмалау эшләрен башкарырга, маллар өчен кышлык азык запасы хәзерләргә туры килә. Шулай итеп көз айларында да ул кырдан амбарга кибән ташый, еш кына Чулман буендагы болынлыктан печән кайтару эшен дә аңа йөклиләр.
Автор Фәнис Әхмәтшин,
укытучы.
Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia