Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Сәламәт яшәү рәвеше гаиләдән башлана

Балык Бистәсе 1 нче гимназиясендә наркотикларга каршы район комиссиясе утырышы булды.

Аны Балык Бистәсе муниципаль районының наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары     Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова алып барды.
Балык Бистәсе районы эчке эшләр бүлегенең оператив эш буенча башлыгы урынбасары Айгиз Садыйков Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең һәм җирле үзидарә органнарының участок полиция хезмәткәрләренең наркотик һәм психотроп матдәләр ясау һәм куллану урыннарын ачыклау буенча эшчәнлеген оештыру турында сөйләде.
 - Хәзерге вакытта "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" профилактик чарасы үткәрелә. Наркотикларның законсыз әйләнеше, сатылуы турында фактлар билгеле булса, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны аша 2-91-2-02 яисә район полиция бүлегенә 2-21-02  хәбәр итәргә кирәк.
Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районындагы бүлеге хезмәткәрләре наркотик матдәләрне табиб билгеләмәсеннән башка кулланган өчен профилактик исәптә торучы кешеләр белән эш алып бара. Алар бездә 16 кеше.  Әлеге затлар район үзәк хастаханәсендә контрольдә тора һәм диагностика уза.  Укучылар арасында да даими рәвештә профилактик чаралар үткәрелә, - диде ул һәм наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз үстергән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.

Автор Таңсылу Минһаҗева

Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса