Сагындыра туган җир...
Адәм баласы кайларга гына китеп яшәсә дә туган ягын, туган җирен сагынып гомер итә. Еллар узган саен җирсү хисенең никадәр көчле икәнлеген ныграк аңлый ул. Һәм бер көн килеп нигезенә кайтып башын ия. Балачак, яшьлек эзләрен саклаган туган җире кабат сыендыра аны.
– Яшь чагында барыбыз да шәһәргә ашкынабыз шул. Анда тормыш итү җиңелрәк төсле күренә. Элекке елларда чынлап та шулайрак иде. Авыл белән шәһәр аермасы нык сизелде. Хәзер менә киресенчә авыл һавасының иркен икәнлеген тоясың. Тормыш-көнкүреш шәһәр белән тигезләште. Авылларда эше булса яшьләр хәзер дә китмәс иде югыйсә, – дип әңгәмәне башлап җибәрде Мәүлә Сафин.
Тумышы белән шушы – Таулар авылыннан ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алган. Шомырбаш мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Армиядә хезмәт иткән. Биографиясен әнә шулай кыскача гына характерлады хуҗа кеше.
Биектау авылы кызы Миннегөл белән никахлашкач яшь гаилә 1984 елда Түбән Кама шәһәренә күченә. Шәһәр исә яшьләрне бөтен барлыгы белән үз эченә бөтереп ала. Эш белән дә, фатир белән дә тәэмин ителә алар. Әмма авыл белән дә араны өзмиләр.
– Пенсиягә чыккач авылга бөтенләйгә кайтырга уйладык, нигезебезне читләргә бирергә дә, югалтырга да теләмәдек. Киров өлкәсеннән нарат буралар белештем дә шуларны алып кайтып өйне яңадан төзедек, – ди Мәүлә Исмәгыйль улы.
Өй салуның ние бар, чутлыйсы да мүклисе дисәләр дә, шактый мәшәкатьле эш булып чыга ул. Тик хәзерге тормышларына, шәһәрдәге кебек җиһазланган, бөтен уңайлыклары булган көнкүрешләренә сөенеп туя алмый Сафиннар.
– Улыбыз Рамил гаиләсе белән Түбән Камада калды. Алар янына да еш барып йөрибез. Үзләре дә авыл сукмагына тузан төшермиләр. Кызыбыз Гөлчәчәк гаиләсе белән Казанда төпләнде. Алты оныгыбыз бар. Шулар бәхетенә куанып, үзебезнең авылга кайтып урнашуыбызга шөкер итеп яшәгән көнебез, – дип сүзгә кушылды Миннегөл ханым.
Тигез итеп салынган, һавасына кадәр иркен сулыш биргән өйгә сокланмый мөмкин түгел. Һәр почмагыннан күзгә күренмәс нур, яктылык сирпелә сыман. Киң күңелле хуҗалар белән сөйләшүе дә күңелгә рәхәтлек өстәде.
Сөйләшә торгач Миннегөл ханымның гаҗәеп бер таланты да ачылды. Оста гармунчы икән бит ул. Күптәннән кулыма алганым юк дисә дә, бармаклары гармун теленә кагылгач бар дөнья онытылды. Өй эче моңга күмелде.
– 6 яшемдә уйнарга өйрәндем. Әтием Агмалетдин, әнием Шәмсия дә гармунда оста уйныйлар, матур җырлыйлар иде. Гаиләдә өч кыз, ике малай үстек. Барыбыз да әти-әнидән күреп кулыбызга гармун алдык, уйнарга өйрәндек. Бер белгән шөгыль онытылмый икән ул, – ди Миннегөл ханым.
Әнә шулай авылны яратып җыр-моң белән яшәгән, абзарларында мал-туар, кош-корт асрап шуннан тәм табып яшәүче гаилә белән таныштым мин Таулар авылында. Авыл йөзен алар кебек үрнәк гаиләләр бизи дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia