Рәссам - дөньяны матурлый
Күргәзмәләрдә булган саен Фәния Якупованың зур осталык белән эшләнгән әйберләренә сокланып карыйм һәм укучыларының сынлы сәнгатьтәге сәләтләренә гаҗәпләнәм.
Хәер, мин генә түгел, башкалар да шулай. Теге яки бу картинаны ясау өчен нинди материаллар кулланылуы, милли киемнәрдәге курчаклар, күкрәкчәләр нәрсәдән ясалуы, аңа килеп, мондый осталыкка өйрәнеп буламы икәнлеге белән кызыксына. Өстәвенә, бер күргәзмә икенчесен кабатламый, тематика һәрвакыт төрле. Үз эшенә гашыйк булган кеше генә сүз искиткеч матурлык тудыра ала. Фәния Хөрмәтулла кызы үз әсәрләренә хисләрен һәм фикерләрен сала, моңа күп көч һәм вакыт сарыф итеп дөньяны тагын да матуррак итә. Укучыларын да иҗади фикер йөртергә өйрәтә.
Ул 35 ел балалар сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшли. Шушы еллар эчендә ул 254 баланы рәсем сәнгатенә өйрәткән, 54 чыгарылыш укучысы аның юлыннан киткән: укыталар, рәссам булып хезмәт куялар, үз чәчтарашханәләрен ачып рәсем сәнгате нигезләрен шунда кулланалар.
Таңсылу Минһаҗева
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia