Рәҗәп Сафинның хезмәте югары бәяләнгән
Кырык елга якын инде ул техника арасында үзенә йөкләнгән җаваплы хезмәтне күңелен биреп башкара.
Баш белгеч Рәҗәп Сафин
Авыл җирендә үскән һәр малай кечкенәдән трактор-машина белән кызыксынучан була, диләр. Күгәрчен авылы егете Рәҗәп Наил улы Сафин да үзенең гомерлек һөнәрен мәктәп елларыннан ук сайлап ялгышмаган. Шуңа укуын тәмамлагач егет укырга кая барырга, дип, озак баш ватмыйча берничә иптәше белән Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Мәктәптә яхшы укыганга керү имтиханнарын уңышлы тапшырып аның студент тормышы башланып китә. Әмма иптәшләре белән бер-берсенә ярдәмләшеп белем алырга гына насыйп булмый, хәрби хезмәткә чакыралар үзен. Күрше Оренбург өлкәсендә башлангыч хәрби хәстәрлек үткәч аларны Германия демократик республикасына җибәрәләр. Үзенең граҗданлык бурычын уңышлы төстә үтәп туган ягына әйләнеп кайткач ул укуын дәвам иттерә. Ә инде кулына диплом алганнан соң кайберәүләр кебек эш урыны сайлап ерак китми, күршедәге Олы Кульга авылының “Новая жизнь” колхозына килә. Биредә аны беренче көннән үк автомашиналар буенча баш механик итеп билгелиләр. Гади генә колхозның техника утарында бу вакытта 35 автомашиналары гына була. Районыбыздагы эре автотранспорт предприятиесеннән бер дә ким түгел. Шулай итеп ул әлеге иң алдынгылар рәтендә булган хуҗалыкның бай тәҗрибәле баш инженеры Виктор Николаевич Чумаков янәшәсендә тәүге хезмәт юлын башлап җибәрә. Ә ул күпне күргән тыйнак баш белгеч үз эшенә карата аеруча таләпчән була. Чөнки авылында гына түгел, район күләмендә дәрәҗәле белгеч кечкенәдән тәртипне үз итә. Әңгәмә барышында Рәҗәп аны берничә мәртәбә беренче остазым, дип мактап, кешелекле, ярдәмчел булганы өчен рәхмәт сүзләре белән хөрмәтләп телгә алды.
Тулысынча газетеда укый аласыз
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia