Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

«Өмет» халык фольклор ансамбле 18нче иҗат сезонын ачып җибәрде

Балык Бистәсе район Мәдәният йорты каршында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова житәкчелегендә эшләп килүче «Өмет» халык фольклор ансамбле үзенең 18нче иҗат сезонын Яңа Арыш авылында Халыкара әниләр көне уңаеннан әзерләнгән «Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз!» дип исемләнгән концерт программасы белән ачып җибәрде.

Бәйрәм ансамбль башкаруында «Сагыну», «Авыл кызы» татар халык җырлары белән башланып китте.

Хәсән Әхмәдиевнең «Гүзәлем», Нурия Садыйкованың «Кошлар кебек», Мәрзия Сәйфиеваның «Озату», Рәйхана Надыршинаның «Бер карадым күзләреңә», Семён Кузнецовның «Бүгенгесе  кадерле» җырларын бик  яратып тыңладык. Суфия Камалова һәм Сания Касыймова – «Наласа», Рәкыя Җамалетдинова һәм Дания Ибраһимова – «Ялгыз агач»,  Мәрзия Сәйфиева һәм Хәсән Әхмәдиев – «Имәннәр шаулый», Рәсимә Гарифуллина  һәм Семен Кузнецов «Утыр әле яннарыма» җырларын дуэт белән башкару да матур яңгыраш алды.    

Шагыйрә, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре  Рәсимә Гарифуллина тамашачы хозурына үзе иҗат иткән тәрбияви шигырьләрен һәм «Балам-багалмам» җырын тәкъдим итте. Шагыйрәнең «Көнләшү» җырын Рәкыя  Җамалетдинова башкаруында тыңладык. Дания Ибраһимова да шигырьләр язу белән шөгыльләнә икән, халыкка үзе иҗат иткән  шигырьләрен бүләк итте. Сания Касыймова сөйләгән «Пенсиягә чыксам», Суфия Камалова «Нигә кирәк атка арба?»  юморлы язмалары  залда утыручыларны елмаерга мәҗбүр итте.

Гаилә турындагы татар халык иҗаты җәүһәрләре булган мәкальләрне белү дәрәҗәсен уен рәвешендә тикшерү дә мавыктыргыч төстә узды: мәкальләрнең башын әйтеп, тамашачыларга ахырын әйттерү тамашачыларга бик ошады.

Әниләр көне уңаеннан  ансамбль җитәкчесе тарафыннан йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр, моңлы  җырлар белән төзелгән күркәм чараны, район мәдәният йортында хезмәт куючы талантлы кызлар,  Гөлия  Кәримуллина белән Гөлшат Галиева алып бардылар.  Гөлшат Галиева башкарган  «Үтмә гомер», Гөлия Кәримуллинаның  «Сагынып кайтам» җырлары да күңелләрдә җылы тәэсирләр уятты.

Бәйрәм концерты “Өмет“  халык фольклор  ансамбле башкаруында «Өммегөлсем», «Картуф»  татар  халык җырлары белән тәмамлады.  Халык җырлары әби-бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирас.  Алар  бәйрәмгә милли рух өстәп, тамашачылар күңеленә хуш килде. Тамшачы җырларны тыңлап кына түгел, кушылып җырлап та утырды.   

Чара барышында ансамбльнең баянчысы, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар республикакүләм бәйгесе лауреаты Венер Мөбәрәкшин талантына күпләр таң калды.  

Форсаттан файдаланып, тавыш белгече Сергей Моисеевка ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәрбер чыгыш көчле алкышлар астында узды. Якташларыбыз тирән эчтәлекле, мәгънәле чыгышлары белән яңарышлыларга матур бәйрәм бүләк иттеләр.   

Концерт дәвамында «Өмет» халык фольклор ансамбленә үзләренең вакытларын  бушка сарыф итмичә, иҗат белән шөгыльләннүче, сәләтле

ветераннар йөргәненә сокланып-сөенеп утырдык.

  “Җыр- ул  кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше-канатсыз кош”-ди халык.   Өлкән яшьтә булуларына карамастан, сәхнәләрне балкыта әле безнең өлкәннәребез. Һәрберсе алтын бөртегенә тиң,” диде  Фирдания Бәдретдинова. Залда утыручы  әниләрне тагын бер кат  бәйрәм белән котлады. Авыл җирлеге башлыгы Хәлим Сәлимҗан улына, мәдәният йорты мөдире Гөлүзә Сөләйман кызына рәхмәтен белдерде.

Концерт тәмамлангач  Зарипов Хәлим Сәлимҗанович та ветераннар коллективына,  җитәкчесе Фирдания Габделхаковнага үз рәхмәтләрен, ихлас теләкләрен әйтеп, яңадан-яңа иҗат уңышлар теләде. Чәчәк гөлләмәсе бүләк итте. Улы махсус хәрби операция зонасында булучы Фидаил Кәримовның әнисе Мәгъшия апа да биредә иде. Җирлек башлыгы, ил-көннәребезнең тизрәк тынычлануын, сугышта катнашучы егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, бүләк тапшырды. Яңа Арыш авылы халкы «Өмет» халык фольклор ансамбле коллективына, аның җитәкчесе Фирдания Бәдретдиновага җырлы-моңлы матур очрашу бүләк иткәннәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәм рухы алган әлеге очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

    Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса