Индира Кәримова олы йөрәкле медицина хезмәткәре
Һәр авылның тирә – юньдәгеләргә үрнәк булырлык игелекле кешеләре була. Алар турында сөйләгәндә, күз алдына иң матур сыйфатлар килә: миһербанлылык, тырышлык, кешелеклелек.
Түбән Тегермәнлек авылында гомер итүче Индира Кәримова – нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе. Аның тормыш юлы – авылдашлары өчен генә түгел, ә бөтен районыбыз халкы өчен үрнәк.
1984–1986 елларда Индира ханым Түбән Кама медицина колледжын тәмамлап, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын Яңа Арыш авылында башлап җибәрә.
– Миңа Яңа Арыш авылы бик якын, аның эш сөючән, ару–талуны белмәс халкын яраттым. Бер ел эшләсәм дә, минем өчен бик зур тәҗрибә булды ул, – дип искә ала Индира Кәримова.
Ул вакытта яшь белгечне авыл халкы җылы каршы ала, ә ул үз чиратында һәркемгә игътибарлы һәм ярдәмчел була. Рузилә Мусина декрет ялына киткәч, аның эшен ул башкара.
Бервакыт кышын, Яңа Арыштан Түбән Тегермәнлеккә барып, отчёт биреп кайтканда, Индира апа көчле буранга эләгеп, адаша. Ат белән кырда калалар, кичке биштән иртәнге сәгатьләргә кадәр урманда куналар.
–Әтинең туны гына коткарып калды, – дип күз яшьләре аша искә ала Индира апа. –Исән калырмын дип уйламаган идем, – ди ул.
Бу вакыйга аның өчен чыдамлык һәм кешелеклелек сынавы була.
Яңа Арышта бер ел эшләгәннән соң Индира Кәримова район үзәк хастаханәсенә күчә һәм бүгенге көндә дә шунда хезмәт итә. Ул үз эшен яратып башкара, төрле бүлекләрдә эшли, авыр хәлдәге авыруларны да карый. Белмәгәннәрен өйрәнә, хезмәттәшләре белән һәрвакыт уртак тел табып, киңәшләшеп эшли. Аның гомуми эш стажы 40 ел: шуның 10 елын ул төрле бүлекчәләрдә авырулар белән эшләүгә багышласа, 30 елга якын гомерен стоматология бүлегенә багышлый.
Кызы Айгөл дә әнисе юлыннан китеп, табиб-педиатр һөнәрен үзләштергән. Улы Марат 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәргә алына, анда яраткан кешесен очратып, гаилә дә корганнар. Казан шәһәренең затлы ресторанында гөрләтеп туй ясаганнар. Бүгенге көндә парлы гаиләнең кызы үсеп килә, аңа ике яшь тулган.
Индира апа бүген дә район үзәк хастаханәсендә эшли, төшенкелеккә бирелми. Тормыш иптәше вафатына да 7 ел булган инде. Әти-әнисен дә югалткан.
– Әнинең үлемен без – мин, апам Илвира һәм абыем Искәндәр - бик авыр кичердек. 20 көн буе бер – беребездән аерыла алмыйча яшәдек, – ди Индира ханым.
Бүгенге көндә Индира апа туган нигезендә гомер кичерә.
– Тормыш иптәшем вафатыннан соң, 35 ел яшәгән йортны сатып, туган нигеземдә төпләнеп калдым. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәм. Ватык урыннарны төзәттерәм. Туганнарымны, балаларымны җылы ризыклар пешереп каршы алам, – ди ул.
Индира апага көчле рухлы булуы өчен рәхмәт әйтеп, аңа киләчәктә дә туганнары белән матур итеп яшәвен телибез! Бары тик бәхетле булыгыз!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia