Балыклы Чүкәй мәктәп укучылары Салават Закиров белән очраштылар
Махсус хәрби операция зонасында безнең авыл биләмәсеннән 6 егет үз гомерләрен аямыйча, илебезнең тынычлыгы өчен көрәшә.
Без даими рәвештә әлеге егетләрнең әти-әниләре, туганнары белән элемтәдә торабыз, сыйныф сәгатьләрендә авылдашларыбызның батырлыклары турында әңгәмәләр үткәрәбез.
Узган елның февраль аенда мәктәбебездә Иске Арыш авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Салават Хөрмәт улы Закиров белән булган очрашу бүгенгәчә минем күңелемдә саклана. Чөнки ул минем күрше абыем, мин бу очрашуда чиксез горурлык кичердем. Салават абый туган авылына чираттагы ялга кайткан иде. Безнең белән очрашуга да вакыт тапты. 2022 нче елдан бирле хәрби бурычын үтәгән күрше абыем безгә үзенең батырлыклары турында сөйләде. Җирле халыкны ничек коткарулары, сугыш кырында күргән авырлыклары турында сөйләгәндә, һәрберебезнең күзләренә яшьләр тулды.
Сораулар күп: яшәү шартлары, төрле милләттән булган хәрбиләрнең бер-берсенә ничек ярдәм итүләре, үзара мөнәсәбәтләре, буш вакытларын ничек уздырулары, туган якны һәм туганнарны сагыну авырлыкларын ничек җиңүләре, барысын да беләсе килә. Салават абый күп сөйләми, һәр җавапка төгәл һәм кыска җавап бирә, чын ирләрчә. Күрше авылдагы дустын югалту ачысын сөйләгәндә, аның күзләрендә дә яшь бөртекләре күренде.
Салават абыйның түшендә медальләр балкый. Алар турында сөйләгәндә, мин аның белән чиксез горурланып утырдым.
Татар теле укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе Зөлфирә Тәлгатовна аның мәктәптә укыган чорын искә төшереп, кызыклы вакыйгалар сөйләде, фотолар һәм презентация күрсәтте. Салават абый мәктәптә укыганда спорт белән шөгыльләнгән, милли көрәш буенча алдынгы урыннар яулаган. Безне дә спорт белән дус булырга өндәде.
Салават абый махсус хәрби операция зонасындагы егетләр өчен гуманитар ярдәм җыючыларга рәхмәтле. Без дә мәктәбебез һәм авыл халкы көче белән әлеге ярдәмдә катнашабыз, солдатларга хатлар язабыз. Безнең мәктәп укучы-сы Алиянең хаты Салават абыйга барып җиткән. Минем хатны алгач, күрше абыем аны куен кесәсеннән бер дә төшермәвен сөйләде. Әлеге хатлардан туган як җылысы килүен әйтте ул. Бу очрашу безнең күңелләрдә тирән тәэсир калдырды һәм һәрберебезнең ил язмышындагы роле турында уйланырга этәрде. Очрашу ахырында без Салават абыйга һәм аның дусларына үз кулларыбыз белән ясалган талисманнар, хатлар, күчтәнәчләр тапшырдык, сәламәтлек, уңышлар, тизрәк җиңү белән кайтуларын теләдек.
Илебезнең тынычлыгын яклап яу кырында сакта торучы күршем белән мин чиксез горурланам.Тизрәк тынычлык урнашып, Салават абый һәм аның иптәшләренең кабаттан өйләренә якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез! Салават абый кебек батыр егетләребез тынычлык өчен көрәшкәндә, әлбәттә, Җиңү һичшиксез безнеке булыр!
Раяз Гыйльметдинов,
Балыклы Чүкәй
урта мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia