Анна Зимнякова: «Тормыш авыр булса да, төшенкелеккә бирелмәдек»
Трой-Урай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Анна Ивановна Зимнякова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә - 80 ел» юбилей медале белән бүләкләнде.
Бу аңа Бөек Җиңү уңаеннан бирелгән беренче бүләк кенә түгел. 15 февральдә тыл ветеранына 94 яшь тулды. Олы яшьтә булуына карамастан, ул үзен яхшы хис итә, сөйләшергә ярата. Яшьтәшләре кебек үк, сугыш авырлыкларын күп кичергән ул. Тылда җиңү яулаган шундый фидакарь, көчле рухлы кешеләр ярдәмендә без бүген тыныч күк астында яшибез.
- Без гаиләдә унбер бала идек. Әти сугыш башланганчы 7 апрельдә вафат булган. Өч абыйның берсе Александр 1943 елда фронтта һәлак булды, - дип сөйли Анна Ивановна. - Аз укыдым, сугыш башланды, укуны ташладык, ач идек, кием-салымга мохтаҗлык булды.
12 яшеннән әнисе белән уракка йөри, ә 15 яшеннән Кама урман хуҗалыгына, Степановкага эшкә йөри башлый Анна Ивановна. Яңа Арышта фатирда яшәп урман кисәләр, михнәтлектә ачлы-туклы яшәсәләр дә төшенкелеккә бирелми хезмәт куйган алар. Иптәш кызлары белән эшкә җырлап йөргәннәр, бер-берсе белән дустанә булганнар.
Соңрак совхозда сыер сава, ындыр табагында, башка эшләрдә эшли ул.
-Ашлыкны кул белән сортларга аера идек. Элек ул күп булды, бөтен җиргә дә чәчәләр, җирнең кадерен беләләр иде, - ди Анна Ивановна.
Бүген тыл хезмәтчәне ялгыз яши. Кияүгә соң чыкса да ире белән озак яшәргә туры килми аңа. Ире фаҗигале рәвештә һәлак була. “Туганнарымның балалары мине яраталар, үзләре янына яшәргә чакыралар”, - ди ул.
Трой-Урай авыл җирлеге башлыгы Рәшит Мөхәммәджановның бу ябык гәүдәле әбинең үз участогында бәрәңге, яшелчә үстерүен, аларны үзе карап үстерүен әйткәч гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Узган ел 15 капчык бәрәңге уңышы алган ул.
Азык-төлекне аңа социаль хезмәткәр Фәнзия Миңнебаева китерә. Анна Ивановнага өй эшләрендә булыша, кирәк булганда хастаханәгә алып бара. Тыл хезмәтчәне үзе турында кайгыртуы өчен аңа бик рәхмәтле.
-Итне мин күптән ашамыйм инде. Коймак пешерергә яратам. Шикәр комын, онны капчыклар белән сатып алам. Менә тагын яңа тимер ишеккә заказ бирдем, - дип үз планнары белән уртаклашты хезмәт ветераны. Авылдашлары аның оптимизмына, тормыш сөючәнлегенә сокланалар һәм очрашканда аңа нык сәламәтлек телиләр.
Автор Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia