Намуслы булыйк, коррупциягә чик куйыйк
Көзге яфракларның кыштырдавын тыңлап, үрмәкүч сузган пәрәвез җепләренә сокланып, мәктәптән өйгә таба атлыйм.
Атлыйм, ә үзем намус, кешелеклек сыйфатлары турында уйланам.
Кинәт күзем каен ботагындагы пәрәвезгә төште. Анда бик матур бер күбәләк явыз үрмәкүч корган тозакка эләккән дә очып китәргә талпына. Әй, җилпи канатларын, әй, бәрелә-сугыла, нишләргә белми азаплана мескенкәем. Күбәләкне кызганудан күзләремә яшь тулды. Ә безнең тормышыбыз, яшәешебез шул күбәләк хәлендә түгелме соң?! Җәмгыятьтә киң таралган коррупция, ришвәтчелек турындагы уйларымны кузгатты бу җан иясе... Ни өчен кешене бу начар гамәлләре өчен намусы борчымый икән?..
Кеше дөньяга килү белән үзе дә сизмичә коррупция дип аталган үрмәкүч тозагына килеп каба. Карындагы бала яхшы шартларда тусын, һәрвакытта да табиблар күзәтүе астында булсын дип, булачак ата белән ана табиб-акушерга күчтәнәч, акча бирә. Билгеле, ул аны яхшы ният белән эшли, туачак баласын кайгырта. Шулай булырга тиеш, ул бит минем бердәнберем, ди. Гиппократ анты биргән табибның бу вәгъдәне бозарга хакы юклыгын аңларга теләми. Чөнки күңел шулай куша, ә намусы аның бу гамәлләренә күз йома.
Бала туа, үсә, үрмәли башлый, тәүге адымнарын атлый, беренче сүзләрен әйтә. Балалар бакчасына барыр вакыт җиткәч, әти-әни, әби-бабай тагын “эшкә җигелә”. Йөрәк парәсенә иң яхшы балалар бакчасы, иң яхшы мәктәп кирәк. Эзләнә, төпченә, таныш-белешләренә барып җитә, ә намус һаман сүзсез генә хуҗасын күзәтә. Яшәү урыны буенча балалар бакчасына яисә мәктәпкә барырга тиешле гади кеше баласы кырыйга этелә. Чөнки бөтен мәсьәләне ришвәт биреп чишәргә өйрәнгән ата-ана алдында бернинди киртәләр дә калмый. Кулда акча күп, димәк бөтен юллар ачык. Хәтта югары уку йорты, яхшы эш тә ришвәт биреп табыла. Чөнки “кул кулны юа, ә кул битне”.
Ришвәт бирү, коррупция - ул коточкыч җинаять. Ул җәмгыятьнең социаль һәм сәяси тармакларына, икътисад өлкәсенә дә җимергеч йогынты ясый. Ришвәт алучыларның байлыгы арта. Кешеләрдәге әхлак сыйфатлары юкка чыга. Шәфкатьлелек, миһербанлылык, бер-береңә булышу кебек сыйфатлар арткы планга күчә, алга байлык килеп баса. Ә намус һаман дәшми...
Коррупциянең чәчәк атуы гражданнарның дәүләт хезмәтләренә, хокук саклау органнарына ышанычын киметә. Криминаль структуралар, тәртип бозулар арта. Чөнки кешенең намусы йоклый, дәшәргә, сүз әйтергә курка.
Коррупция аркасында илебездә барган икътисади реформалар туктый. Шул уңайдан кызык та, кызганыч та булган тормышчан мәзәк искә төште.
Яңа гына эшкә кергән яшь эшчене 4-5 айдан директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрәләр. Шул вакыт директор аны үзенә чакырып ала да мактый, карьера баскычыннан өскә үрмәләве белән котлый. Яшь хезмәткәрнең җавабы болайрак яңгырый: “Рәхмәт, әти!”. Күргәнегезчә, бу очракта да “намус” төшенчәсенең булмавы коррупцион схемага үз эшен яхшы башкарырга мөмкинлек бирә. Оешмада авторитет казанган, хөрмәткә лаек булган, күп еллар буе директорның уң кулы булып эшләгән, яшь эшчедән дә күбрәк белүче кеше читкә этелә.
Кешелек дөньясы барлыкка килү белән үк коррупция дигән золым туган. Ул кешелек белән бергә атлый. Күпме генә аның тамырына балта белән чабарга теләсәләр дә, бетерә алмыйлар. Бакчаны баскан чүп үләне шикелле коррупция дә җәмгыятьне чолгап алган. Ришвәтчелек - заман чире, ул заман белән бергә атлый, аның яңадан-яңа ысуллары уйлап табыла.
Мин үрмәкүч тозагына эләккән күбәләкне искә төшердем. Аны юатасы, аның белән сөйләшәсе килеп китте. Ә ул исә матур канатларын җилпи-җилпи бу тозактан очып чыгып та китте. Димәк, бик тырышсак, без коррупция дип аталган үрмәкүч тозагын җимерә алачакбыз, дигән өмет уянды. Бары тик һәрберебезнең намусы уяу булырга, кеше бөтен эш-гамәлләрен закон кысасында башкарырга тиеш!
Ислам Нуриев,
Зур Мәшләк мәктәбенең
8 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia