Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Наилә Сафина, хезмәт ветераны

Һәр кешенең гомере дүрт өлешкә бүленә. Беренчесе – бала вакыт, икенчесе - үсмерчак, өченчесе – яшьлек, дүртенчесе – картлык, кешеләр ярдәменә мохтаҗ вакыт. Мин бүгенге язмамда бала вакытыбызны язмакчы булам.

Безнең авыл башында Сай елга дип йөртелгән урам бар. Зур Мәшләк авылы кешеләре хәзер ул урамның исемен беләләрдерме, юктырмы, авыл көтүе шул урамнан болынга китә иде. Сай елга урамыннан шактый киткәч Ишле чишмә бар, аның суы бик чиста, төбендәге ак ташлар да күренеп тора. Суы да тәмле. Без – балалар шул чишмә яныннан кузгалаклар, әнисләр, ашарга яраклы бөтен үләннәрне ашап йөри идек. Ишле чишмә янына сугыштан кайткан бер солдат та килә. Авыру булгандыр инде, җәй булса да шинель киеп йөри, чирәмгә шинелен җәеп, ятып ял итә. Ул без ашаган үләннәргә якын да килмәде, безнең өлешкә  керүдән читнсенгәндерме, чишмә суын эчеп юынып кына китә иде. Күпмедер вакыттан соң ул күренми башлады, туган авылына кайтып үлгән, бәхетле җан икән дип сөйләнде әниләр. Бала булсак та безгә бик кызганыч булып тоелды ул.
Басу кырыйларында үскән кәҗә сакалы үләне дә безгә туклыклы ризык булды. Киләсе елга да үссен дип тамыры белән йолкымыйбыз. Аны ашаганнан соң иреннәр бозыла, анысын кәҗә сөтен сөртеп төзәтә идек.
Ә өйдә ашарга юк. Әни бәрәңге уып, аны кипкән кычыткан белән бутап ипи сала. Әле аның авыл тирәсендә кычытканы да юк. Зуррак балалар аны  урманнарга, әрәмәлекләргә барып җыеп кайталар.
Бервакыт күрше кызы Хәдиянең бабасы безне җыеп, ишегалдында бәрәңге боламыгы ашатты. Безнең өчен зур сый-нигъмәт булды ул. Хәдиянең әнисе үлгән, әтисе сугышта. Алар бабасы белән икесе генә яшиләр иде. Шул кышны без урамда чана шуганда Хәдиянең әтисе сугыштан кайтты да кызын күтәреп өенә кереп китте. Без кызыгып карап калдык.  Назимәнең әтисе сугыштан кайтмады, Мәгъмүрәнең әтисе кайтса да урын өстендә авырып ятты. Әнә шулай кайберәүләр әтиле, икенчеләребез әтисез үстек.
 

Наилә Сафина.
Зур Мәшләк авылы.

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса