Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Минзилә Шәмсевәлиева: - Мин балачактан шәфкать туташы булырга хыялландым.

Минзилә Габделхак кызы Шәмсевәлиева 1997 елдан бирле район үзәк хастаханәсендә эшли. Ул Гиппократ антына һәм халыкка ярдәм итү бурычына тугры калган шәфкать туташы. -Мин балачактан шәфкать туташы булырга хыялландым. Безнең гаиләдә моңа кадәр медицина белән бәйле беркем дә юк иде, — дип искә ала Минзилә.

-Мин балачактан шәфкать туташы булырга хыялландым. Безнең гаиләдә моңа кадәр медицина белән бәйле беркем дә юк иде, — дип искә ала Минзилә. 
Аның әлеге һөнәргә бару юлы мәктәп елларында ук туган хыялдан башлана. Минзилә Күки авылында Габделхак һәм Минҗиһан Сөнгатуллиннар гаиләсендә туа. Өйдә алты бала үсә һәм һәркайсы хезмәтнең, бер-берсен хөрмәт итүнең һәм кайгыртуның кадерен белә. Минзилә мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый һәм шуннан соң Алабуга медицина училищесына укырга керә. Шәфкать туташы булу карарын әти-әнисе дә хуплый. 
Диплом алгач, Минзилә туган районына үз белгечлеге буенча эшләргә кайта. Ул район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә эшли башлый һәм беренче көннәрдән үк үзен игътибарлы һәм җаваплы белгеч буларак күрсәтә. Соңрак ул кияүгә чыга, уллары туа. Ләкин, гаилә тормышының барлык мәшәкатьләренә һәм катлаулылыкларына карамастан, ул һөнәренә тугрылыгын ташламый. Хезмәтен һәм гаиләдә ана булу бурычын осталык һәм түземлек белән бергә алып бара, пациентлар алдындагы һөнәри җаваплылыгын бер минутка да онытмый. Эшләгән елларында аның куллары аша йөзләрчә, меңнәрчә пациент үткән. Һәр бала, һәр ата-ана аның игелеген һәм ихласлыгын тоя. Эшләү дәверендә Минзилә һәркемне ачык йөз белән каршы ала, аңа квалификацияле ярдәм күрсәтергә, өмет уятырга омтыла.

Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса