Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Мәгариф җанатары

Әйе, язмыш Әхмәтхәбиб Гатуп улы Гатуповны 1953 елның август аенда Алабуга укытучылар институтын тәмамлагач районыбызның Югары Тегермәнлек авылына алып килә.

Син үстергән гөлбакчада,
Кошлар канат кагына.
Алып килде сине язмыш
Тегермәнлек ягына...
Укытучы кадрларга сизелерлек кытлык булганлыктан, район мәгариф бүлеге соравы буенча  Әхмәтхәбибкә авыл мәктәбенә физика-математика фәннәрен укытырга юллама бирәләр. Бәлки ул юлламада күрсәтелгән килешү вакыты узуга үзенең туган ягы Сарманга әти-әнисе, туганнары янына әйләнеп кайтырмын дип уйлагандыр. Ләкин мәһабәт гәүдәле, һәрвакыт ак күлмәк һәм матур галстуклар тагып йөргән 20 яшьлек егетне Тегермәнлек авыллары үзләренә алып калалар. Башлангыч мәктәптә укытучы, Күки авылында туып-үскән Тәскирә Әхмәтхәбибнең тормыш иптәше, юлдашы булырга ризалык бирә. Бер-бер артлы дөньяга килгән Венера, Фәния һәм Равияләрнең икесе әти-әнисе һөнәрен сайлап алалар, берсе медицина өлкәсендә хезмәт куя.
Әхмәтхәбиб Гатупов иң беренче чиратта безнең хөрмәтле укытучыбыз иде. Хезмәт юлын яңа гына башлаган укытучыларның остазы булды. Озак еллар мәктәп директорының укыту-тәрбия буенча урынбасары булып эшләде. Мәктәп директоры вазыйфасында лаеклы ялга китте.
Мәктәп коллективын җитәкләгән чорда авыл баласына хезмәт тәрбиясе күнекмәләрен үстерү юнәлешендә күп гамәлләр башкарды.
Габдулла Тукай исемендәге хуҗалык идарәсе белән тыгыз элемтәдә торып колхоз производствосында практик эшләр башкарылды.  Мәктәп ашханәсе өчен бәрәңге, ит, сөт кебек азык-төлек нәкъ менә шул рәвешле колхоз складыннан алына иде. Авыл хуҗалыгы техникасында практик өйрәнүләр өчен ягулык-майлау материаллары, ремонт эшләре өчен  запас частьләр барысына да өлгерүчән директор кулы аша уздылар. Мәктәпне тәмамлаган 80 гә якын укучыбыз  укытучылык һөнәрен сайлады. Агроном, зоотехник, механизация буенча белгечләрне районыбызның һәм республикабызның төрле төбәкләрендә әле бүген дә күрергә була. Югары Тегермәнлек мәктәбе район администрациясе эшен алып бара алырлык кадрлар әзерләүгә нигез булып торды. Әхмәтхәбиб Гатупов эшләгән чорда бер генә укучыбыз да милициядә исәптә тормады. Партия, совет органннары, мәгариф министрлыгы күрсәтмәләрен үз вакытында үтәгәне, укыту-тәрбия өлкәсендә ирешелгән күрсәткечләре өчен Әхмәтхәбиб Гатуп улына “РСФСРның мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе һәм таныклыгы тапшырылды.
Шушы көннәрдә Югары Тегермәнлек мәктәбенә укытучыбыз, остазыбыз, директорыбыз яңадан әйләнеп кайткандай булды. Нурула Әхмәдуллин һәм башка туганнары тырышлыгы белән Югары Тегермәнлек диварына Әхмәтхәбиб Гатуп улының гранит тактада сурәтләнгән фоторәсеме куелды. Аның кул астында күп еллар иңгә-иң куеп эшләгән укучылары, коллегалары аны хөрмәтләүче барлык авылдашлары яңадан очраштылар.

Рафыйк Гәрәев.
Югары Тегермәнлек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса