Балык Бистәсендә “Күрәсем килгән иде” спектакль премьерасы узды
Һәр елны яңа әсәрне сәхнәләштереп райондашларны сөендереп торган район халык театры быел Исламия Мәхмүтованың ”Күрәсем килгән иде” спектаклен куйды.
“Күрәсем килгән иде”– исеме белән үк үзенә чакырып торган спектакльнең премьерасы 20 нче апрельдә район мәдәният йортында булды. Тамашачы залының санаулы минутлар эчендә халык белән тулуына гаҗәпләнерлек тә түгел, иҗаты белән республика, төбәкара фестивальләрдә данланган халык театрының һәр спектаклен райондашлар зарыгып көтеп ала. Бу юлы да шулай булды. Пәрдә ачылуга зал бермәл тынып калды. Әйтерсең лә сәхнә белән тамашачы арасын шул арада күзгә күренмәс күпер тоташтырды. Спектакльдәге вакыйгалар авазы әкрен генә тамашачы күңеленә күчә барды, аны үзе белән ияртеп мәхәббәтле язларга алып керде, соңрак язмышның үкенечле сагышларына урады. Елатты да, елмайтты да спектакль. Үз образларын тормышчан итеп, зур осталык белән башкарган егет-кызларга рәхмәттән гайре сүз юк иде бу минутларда. Мәгънәле, тормышта уйланырлык эчтәлекле әсәр сайланган.
Спектакльнең уңышы, әлбәттә, режиссерның биниһая зур тырышлыгыннан тора. 2021 елдан Балык Бистәсе халык театры дилбегәсен үз кулына алган режиссер Илназ Габдрәшит улы Шакировның янәдән бер мәртәбәле уңышы иде бу. Моңа кадәр дә Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” (2022 ел), Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” (2023 ел) спектакльләре белән «Идел-йорт» төбәкара үзешчән театр коллективлары бәйгесендә зур уңышларга ирешеп лауреат булган халык театры бу юлы да тамашачының ихлас мәхәббәтен яулый алды. Ышанабыз, әле аның фестивальләрдә жюри тарафыннан билгеләнәчәк уңышлары да булыр. 2024 елда зур аншлаг белән үткән Гөлшат Зәйнәшеваның “Чиккән кулъяулык” спектаклен дә күпләр хәтерли торгандыр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына карата быел алар шул спектакль белән янә төбәкара фестивальдә катнашырга ниятлиләр.
Автор Фәрвәз Каюмова
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia