Гөлсинә Садыйкова: «Узган Яңа елны барыбыз бергә каршылаган иде»
– Мин кайттым, әни! Ишектән көзге суык җилне ияртеп кергән тавыштан әллә нишләп китте Гөлсинә.
Дулкынланудан йөрәге сулкылдап куйды, аннан кинәт ишеккә таба борылды. Анда Казаннан кайткан олы улы Рафил, юл сумкасын куеп, әнисенә күрешергә кулын сузды.
– Энең Рафис белән тавышларыгызга кадәр охшаган, улым. Шуңа да беравык зиһенемне җыя алмый тордым, – диде ана, күз яшьләре аша, улын кочагына алып.
Бергәләп чәй эчкәндә дә сүзләре әледән әле махсус хәрби операциядәге улы Рафиска барып тоташты. Бер генә сәгатькә түгел, бер минутка да истән чыкмый торган көннәрнең исәбе юк сыман. 2022 нче елның 26 сентябреннән бүгенге чаклы сузылган сагыну-сагышлы еллар ул. Ярый әле, сирәк булса да, телефоннан берничә сүз белән аралашып алалар. Болай да аз сүзле улының: “Мин исән-сау, әни, борчылма”, дип әйтеп куюына да мең риза ул.
Рафисының тавышын ишетер өчен әллә ниләр бирергә дә риза булган ананың шул сөйләшүдән соң күңеле беразга тынычлана төшә. Телефонын гел янында йөртә, төннәрен дә читкә куймый, улы шалтыратыр да ишетми калыр кебек.
...Язмышы аямады Гөлсинәне. Яшьли тол калды ул. Ире Раил белән матур гына башланган гаилә тормышына бик иртә нокта куелды. Көтмәгәндә йөрәк авыруыннан бакыйлыкка күчкән иреннән соң, ике улына сыенды ана. Акыллы, итәгатьле, тәрбияле балалар әниләренә төпле терәк, таяныч булдылар. Үсеп буй җиткергәч, вакытында гаилә кордылар. Уллары хатыннарыннан уңса, киленнәренең әни дип дәшүләренә, ярдәмгә атлыгып торуларына бик шөкер итә Гөлсинә Садыйкова.
Оныклары исә балдан татлылар. Балалар бәхете - ата-ана шатлыгы, дип тикмәгә әйтмиләр шул. Дөньяларның үзгәреп, тынгысызланып китүе генә җанын бимазалый.
–Гел болай булмас, әни, илебезгә тынычлык килер. Менә күрерсең, тиздән җиңү белән кайтырбыз, – дип киткән Рафисы өчен аеруча йөрәге өзгәләнә ананың. Исән-имин күрешүләрне өмет итеп йокысыз таңнар аттырган, догада утырган чаклары да аз түгел. Моңа кадәр укуында, эшендә, армия хезмәтендә сынатмаган улының сүзләренә бүген дә бик ышанасы килә.
– Узган Яңа елны барыбыз бергә каршылаган идек, быел да Рафис кыска вакытлы ялга кайтмасмы икән, – дип чәй янында әнисе күңеленә өмет оеткысы салып куйды Рафил.
Әйе, бик күңелле булган иде ул чагында. Рафисның кайтканын ишетеп классташлары, дуслары килде, авыл җирлегеннән күчтәнәчләр төяп Кыш бабай ишек какты...
Барысына да бик рәхмәтле Гөлсинә. Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафинның әледән әле хәл-әхвәл сорашып, булышып торуына, үзе эшли торган “Ләйсән” кибете хуҗалары Зөлфәт белән Мөсфирә Гыйлемхановларның авыр чакта ярдәм кулы сузуларына да рәхмәтле ул.
Авыл башлыгы балалары махсус хәрби операциядә булган гаиләләргә тиешле бар ярдәмне дә вакытында биреп, җибәреп тора. Әнә быел да бер машина әрҗәсенә төяп утын кайтарганнар. Җәен өйгә торба сузып су кертергә булышканнар. Барысы да бар, тормыш җитеш югыйсә. Күңел генә көтү газабы, күрешү өмете белән яши.
...Ишегалдына чыгып электр пычкысын кабызган, утын кисәргә әзерләнеп йөргән улы Рафилгә сөеп карады Гөлсинә. Күңеленнән мең кат ятлаган теләкләрен кабатлады: “Я Раббым, ил-көннәргә тынычлык бир! Сугыш афәтләрен туктат! Балаларыбыз белән исән-имин очрашуларны насыйп ит!”
“Мин кайттым, әни!” – әлеге куанычлы сүзне улы Рафисыннан да ишетү ышанычында яшәгән көне ананың.
Автор Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia