Китереп биргәнне көтеп утырмый
Авыл җирләрендә бүген тырыш хезмәтләре белән үз көннәрен үзләре күреп яшәүчеләрнең күп булуы сөендерә. Андый кыю йөрәкле, тырыш, булдыклы гаиләне без Алан-Полян авылында да очраттык.
Николай Петрович Плотников биредә генә түгел, тирә-юньдә дә билгеле механизатор. Ишле гаиләдә үскән егет әллә инде әти-әнисе хезмәтен дәвам иттерү ниятеннән мәктәпне тәмамлагач укуын район үзәгендәге техник уку йортының Котлы Бөкәштәге филиалында дәвам иттерә. Өч ел укыгач әле ул һәрбер авыл егете төсле хәрби хезмәттә булып кайта. Менә бүгенгәчә ул техникадан аерылмый. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм комбайн-тракторны биш бармагы кебек яхшы белгәнгә аны тирә-юньдә гөрләтеп эшләгән фермерлар да бик теләп үзләренә ярдәмгә чакырганнар. Шулай итеп бүген аның иңендә 31 еллык комбайнчы тәҗрибәсе булуы үзе ни тора. Иң әһәмиятлесе, ул кайберәүләр кебек авылда эш урыны калмады, дип зарланып, сыкранып йөрергә яратмый, аны үзе таба һәм булдыра. Николай үзләренең, якыннары, туганнарының 40 гектар мәйданда пай җирләрен алып рәсмиләштереп куйган. Тырыш егет, әлбәттә инде, моның өчен алдан зур хәстәрлек чараларын да күргән. Аның тракторы һәм комбайны, кайбер туфрак эшкәртү агрегатлары бүген басуга чыгарга әзер. Без килгәндә ул таралып бетү чигенә җиткән тракторны төзәтеп, сафка бастыру мәшәкатьләре белән йөри иде. Менә шундый тик утыруны, иренүне белми торган, беркайчан да кемнеңдер китереп бирүен көтәргә гадәтләнмәгән егет инде ул. Безнең хакта алай зурдан кубып сөйли күрмәгез, шәхси хуҗалыгыбыз зур түгел, барысын да үзебез, балаларыбыз өчен булсын, дип кенә йөрүебез диде ул. Авылдашлары әйтүенчә ул әле махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм җыеп оештырып җибәрүдә дә башлап йөрүчеләрнең берсе дә икән. Кыскасы, менә шундый тырыш, җитез һәм тыйнак егет булып чыкты Николай Петрович. Барысын да үзе эшли, һәр нәрсәгә үз хезмәте белән ирешә. Әтисе дә гомере буена терлекчелектә хезмәт куйганлыктан шәхси ярдәмче хуҗалыкларында алар ике дистәдән артык мөгезле эре терлек асрыйлар, өч баш савым сыерлары бар. Хәзер сыер асрауның да үз җаен тапты халык, сыерны машина ярдәмендә савасыздыр инде, дигән идем. Юк икән шул, хатыны Ирина Ивановна элек күп еллар дәвамында савымчы булып эшләгәнлектән, ул сыерны кул белән саварга гадәтләнгән. Болай эшләгәч сөте дә чиста була, тәме дә тәмлерәк, дип ул саву машиналарын алуга каршы төшеп. Менә шундый уңган, хезмәт сөючән, бердәм гаилә булып чыкты Плотниковлар. Авыл җирендә мондый эшчән, тыйнак кешеләр булганда ул әле яшәүдән туктамаячак.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia