Кичләр файдалы уза
Махсус хәрби операция кешеләрне берләштерде. Һәммәсенең теләге бер генә: солдатларыбыз исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын.
Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. Соңгы вакытта республикабызның күп кенә шәһәр-авылларында окоп шәмнәре ясыйлар. Быел да салкыннар башлануга Бирдебәк, Үридә яшәүче авылдашларым бу эшкә бик теләп кушылдылар.
Кемнең күпме кулыннан килә акча күчерделәр, буш калай банкалары китерделәр. Халыктан жыелган акчаның бер өлешенә парафин сатып алып кайткач, кичләрен авылдашлар авыл клубында окоп шәмнәре эшли башладылар. Күңеле матур, яхшылыкка, изге эшләргә әзер торган авылдашларыбыз исемен телгә алмый мөмкин түгел. Алар: Евгений Иванов, Ришат Ильязов, Раил Шәрәфиев, Зоя Гордеева, Галина Иванова, Гөлнара Малова, Гөлнара, Фидания Ибраһимова, Фәридә, Ләйсәния Шәрәфиевалар, Фәридә Миннегариф абый кызы, Алия, Татьяна Егорова, Рашат Кәримов, Евдокия һәм Николай Толстовлар, укучыларыбыз Алмаз Егоров, Рафаэль, Руфинә Шакирова һәм калган авылдашларыбыз. Эшне дәвам итеп, авыл клубында окоп шәмнәрен эшләп бетергәч гуманитар йөк белән сугышчы егетләребезгә озатылачак.
«Бу шәмнәр солдатларга өй җылысы, күңел җылысы да биреп янсыннар һәм аларның туган якларына кайту минутларын якынайтсыннар иде», - диләр шәм ясаучы апалар.
Безнең игелек уты, җан җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез.
Шушы көннәрдә Бирдебәк һәм Үри авылы халкы бердәм кушылып, егетләребезгә токмач кистек.Токмач кисү турында хәбәр биргәч, авыл клубына яшьләр дә, өлкәннәр дә он, йомыркалар алып килделәр. Һәм без 100 йомыркага камыр басып, токмач кистек. Камырны өйдә әзерләп килүчеләр дә булды. Токмач кисү эшендә катнашкан барлык апа, түтиләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Авылдашларымны бердәм булганнары өчен яратам.
Евдокия Толстова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia