Картаямыни соң йөрәк, чәчләргә чал керсә дә...
Һәр авылның үзенә генә хас үзенчәлекле ягы була дисәләр дә, Балыклы Чүкәйдә яшәүчеләр башкаларыннан әллә ни аерылмыйлар да кебек.
Үз күзәтүләремнән чыгып бары тик бу авыл кешеләренең тырыш, хезмәт сөючән һәм ачык йөзле, киң күңелле булуларын гына әйтеп үтәсем килә. Аннары, гадәттәгечә авыл җирлегенә килеп кергәч биредә хезмәт куючы Чулпания Мөбәрәкшина безгә күптәнге танышларын, якын кешеләрен каршы алгандай үз яшәешләре, тормыш хәлләре хакында сөйләп таныштыра башлады. Районыбызның күп авылларындагы кебек биредә дә үз “йөзяшәр”ләре бездә зур кызыксыну уятты. Күптән түгел генә үзенең 96 яшен тутырган Минҗамал апа Газизҗанованың гомере авыр тормыш юлында үткән, Бөек Ватан сугышының беренче көненнән фронтка киткән әтисенең яу кырында батырларча һәлак булуы да эзсез калмаган. Ә сугыштан соңгы авырлыкларны барлык авылдашлары кебек үк барысы да бергә күтәргәннәр. Алар күмәк көч белән районда мактап телгә алырлык бер дигән колхоз оештырганнар. Кыскасы, күпне күргән, күпне кичергән дәрәҗәле хезмәт ветераны ул. Яше йөзгә таба барса да аны әле һич кенә дә дөньядан артта калып бара торган әби дип әйтмәссең. Әле дә аның фикерләү дәрәҗәсе, башыннан үткәннәре хәтеренең яхшы саклануына сокланырлык. Үзенең балалык елларында әнисенә ияреп урак урулары, аннан соң үзен яшь бозаулар карарга билгеләүләрен безгә ул узган атна вакыйгаларыдай барлык нечкәлекләренә кадәр сөйләп таныштыргач гаҗәпләнеп тә куйдым үзенә. Гомере буена колхоз эшеннән калмыйча тырыш хезмәт куйган бу апа әле тагын район матбугаты белән алтмыш еллар дәвамында туктаусыз кызыксынып яшәгән. Тулаем, үзенең тормыш юлыннан ул бик канәгать. Тормыш иптәше Сибгатулла да үзе төсле сабыр, тырыш, бар күңелен биреп хезмәт куя торганнардан буларак макталган. Ул гомере буена ат җигеп терлекчелектә маллар караган. Алар үзләре төсле булдыклы, хезмәт сөючән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Тик менә ире генә 67 яшендә вакытсыз вафат булган. Шундый авыр тормыш сынаулары үтеп ул бервакытта да эштән бушамаган. Гөрләтеп хуҗалыгын алып барган. Ләкин язмыш без дигәнчә генә түгел шул, 88 яшендә Минҗамал апаның күзләре начар күрә башлый. Монда барыннан да бигрәк мөгаен, кинәт һәм вакытсыз , 47 яшендә дөньядан китеп баруы улының тискәре йогынтысы булмый калмагандыр. Әңгәмәбез вакытында да ул аны юксынып берничә мәртәбә телгә алды. Шулай да хезмәт ветераны әле өй эчендә яхшы йөри, еш кына урамга да чыгып кергәли. Әнисенең күзләре начар күрә башлагач кызы Нәкыя бөтенләйгә авылга әнисе янына кайтып төпләнгән. Түбән Камада яшәүче кызы Рәсмия дә әнисе янында еш кына кунак була.Гомере буена тырыш хезмәт куеп макталган әниләре турында алар безгә дә үзләренең кызыклы мәгълүматларын җиткерделәр. Югыйсә, язмабыз бик коры һәм гади чыгар иде. Нәкыя әниләренең колхоз таралгач та әле аны техник хезмәткәр һәм аннан соң пешекче итеп мәктәпкә эшкә чакырганнарын әйтеп үтте. Шуннан соң озак еллар дәвамында тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп элеккеге директорлары Илдус Гаязов берничә җаваплы хезмәткәре белән килеп олы бәйрәмнәр һәм туган көне уңаеннан котлап аның хәлен белеп китә торган булганнар. Гадәттәгечә, Минҗамал апа менә шулай гомере буена тыйнаклыгы, эшкә батыр һәм үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп, хезмәтен яратып башкаруы белән макталган гап-гади авыл кешесе булып чыкты.
Без аңа чын күңелдән нык сәламәтлек, тыныч картлык һәм имин тормыш теләп
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia