Кайттым әле үткәннәргә
Халкыбыз элек-электән аң-белемгә омтылып яшәгән, укымышлы кешеләрне зурлаган, китап яраткан балаларны кешелекле булып үсүе өчен зур кайгыртучанлык күрсәткән укытучы шәхесенә карата гаҗәеп хөрмәт саклаган.
Бүген мин дә күңелемнән намуслы, гадел, кешелекле, үз һөнәренә тугрылыклы булган остаз-укытучыларымны, хезмәттәшләремне барлыйм. Укытучы хезмәтенең авырлыгын, җаваплылыгын, әһәмиятен тагын бер кат күз алдымнан үткәрәм. Бай тарихи мираслы районыбызның мәгариф, белем бирү өлкәсендә үз эшенә чын күңелдән бирелгән олы җанлы укытучы-мөгаллимнәр белән эшләвем күңелемдә матур хатирәләрне яңарта. Мәктәп системасында һәр фәннең кирәклеге, яшәештә мөһим булуы белән үз урыны бар. Һәр фән (предмет) бер-берсен тулыландырып баланы тормышка әзерләгәндә нигез булып тора.
Районыбыз мәктәпләрендә исемнәрен алтын хәрефләр белән язарлык, балаларга милли аң тәрбияләүдә осталык мәктәбе тудырган олпат укытучылар бихисап. Бу матур традицияләрне бүген дә уңышлы дәвам иттерүчеләрнең күплеге күңелне сөендерә. Ә мин хезмәттәшем, татар теле һәм әдәбияты укытуда шушы алымга яңа төсмер өстәп туган авылы Балыклы Чүкәй мәктәбендә 4 дистә ел хезмәт куючы Әлфинур Гыйльметдин кызы Билаловага тукталып үтәсем килә. Адәм баласының һәр туган көнгә сөенеп, ирешелгән уңышларына куанып яши белүе - хөрмәткә лаек билге. Андый кешеләр белән аралашып гомер кичерү дә җанга уңай энергия, күңелгә рәхәтлек өсти. Гади, эчкерсез, туры сүзле, үз эшенә чын күңелдән бирелгән Әлфинур Гыйльметдин кызы үз фәнен тирән белүе, белем һәм тәрбия бирүдә яңа технологияләр, нәтиҗәле алымнар куллануы, эшен эзлекле итеп алып баруы - аны район һәм республика күләмендә уртаклаша белүе белән күпләргә таныш. Әдәбият укытуның төп бурычларыннан берсе - балаларны тормышка әзерләү. Болар барысы да укытуда җиренә җиткереп, аерым бер осталык, түземлек белән ихласлылык таләп итә. Ул үз эшчәнлегендә менә шуны төп максат итеп куя белде. Аның укучылары даими рәвештә олимпиадада җиңү яулады.
Әлфия Әшрәпова,
ветеран-укытучы, РФның «Халык мәгарифе отличнигы».
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia