Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

«Кайтам әле туган ягыма...»

Яңа елның беренче көннәрендә Юлсубино авылы мәдәният йортында шундый исем белән очрашу узды.

Анда шушы авылда туып-үсеп читләрдә тормыш итүчеләр һәм авылда яшәүчеләр, Балык Бистәсеннән якташлары Нәҗип Вәлиәхмәтов оештырган «Ядкарь» (сәнгать җитәкчесе Венер Мөбәрәкшин) төркеме  катнашты.
Чара башында  читләрдән кайтучылар исеменнән махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре-нә, якыннарына  бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды.
Тамашачылар Нияз Гарипов,  Илдархан Габдуллин, Гөлсем Зәйнуллина, Нурия Манякова, Рафаэль Әхмәдиев, Әнәс Низамов, Алия Сабирова,  Илсөяр Гарифуллина, Габделбәр Фәйзерахманов, Хәсән Әхмәдиев, Марсель Җәләлов, Индира Илалова, Гөлия Кәримуллина, «Ядкарь» төркеме чыгышларын яратып кабул иттеләр. 
Алия Сафина һәм Исламия Гайнуллина якыннары иҗат иткән шигьри юлларны укыганда берәү дә битараф калмады.
Тәнәфестә залга җыелучылар белән күмәк җырлар, биюләр оештыру кичәне тагы да җанландырып җибәрде.
Соңыннан чарада катнашучылар бергәләшеп «Саубуллашу» җырын башкардылар.
Авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов барлык тамашачыларны, аларның якыннарын, авыл халкын Яңа ел белән котлап үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Залда утыручы тамашачылар да, социаль челтәрләрдә дә әлеге тамашадан рухи күтәренкелек алулары турында белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса