Эльвира Галиева: «Коллективта эшләүчеләрнең барысы да бер дигән хезмәткәрләр»
Районыбызда җитештерелгән камыр ризыкларын бистәлеләр көтеп һәм яратып алып бетерәләр.
Бу хакта райондашларыбыздан да бик күп уңай фикерләр ишетергә туры килгәләде. Без дә биш мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә барып күреп аралашуны кирәк, дип таптык. Балыкбистәлеләр мактап телгә алган әлеге оста куллы ризык әзерләү осталары белән эш урыннарында очраштык. Бригадирлары Эльвира Галиева, Лидия Гарәфетдинова бер берсе белән алышынып сменалап эшлиләр икән. Без район икмәк комбинатына килгәндә Эльвира хезмәттәше Ләйсән Гыймаева белән яңа пешкән пирогларны сатуга чыгарырга әзерләп йөри иделәр. Әлбәттә, мине иң элек аның бу яңа һөнәр серләрен үзләштерү үзенчәлекләре кызыксындырды. Мәктәпне тәмамлагач кыз район үзәгендәге һөнәри уку йортыда белем алган. Аннан соң аны апасы Венера үзе янына ипи пешерү комбинатына эшкә чакырган.
Элвираны биредә язмышы ярдәмчел хезмәт ветераны, ипи пешерү остасы Мәдинә апасы Миндубаева белән очраштырган. Шулай итеп аның ярдәмендә ул монда бу катлаулы һәм хатын-кыз өчен кирәкле хезмәт нечкәлекләрен үзләштереп эшкә керешә. Кыска гына вакыт эчендә остазы аны үзенә алмаш итеп хәстәрли, аннан бер дигән хезмәт алдынгысы тәрбияли, акыллы киңәшләрен биреп катлаулы эш процесына өйрәнергә ярдәм итә. Берничә елдан соң, әллә инде җитәкчеләре үз эшенең чын остасына әверелгәнен сизеп аны пироглар хәстәрләү бригадасына күчерәләр.
Менә шушы күчеш чорларын да исәпкә алсаң аның инде егерме ел вакыты үтеп тә киткән. Ә үз хезмәтеңне күңел биреп, яратып башкарсаң ул икеләтә күңелле. Әле менә әңгәмә барышында аларга райондашларыбызның биредә җитештерелгән продуктларын мактап телгә алулары хакында газета укучыларыбызның мактау сүзләре белдерүләрен әйткәч күңелләре булды, йөзләре яктырып киткәндәй тоелды. Алар биредә һәр көнне 8-10 исемдә 180-200 пирог әзерләп сатуга чыгаралар икән.
Икмәк пешерү комбинатында җитештерелгән ипи-булка әйберләре белән бергә алар татлы пирогларны район үзәгендә яшәүчеләргә һәм Котлы Бөкәш, Күгәрчен, Шумково, Корноухово зонасында яшәүчеләргә дә озаталар. Бигрәк тә бәйрәм көннәре алдыннан эшләре тыгыз була аларның. Чөнки, биредә хәстәрләнгән татлы ризыкларга ихтыяҗ һәр вакыт зур. Өстәмә рәвештә авыл кешеләре заказларын да үтиләр. Эльвира Галиева сүзләре белән әйткәндә коллективта эшләүчеләрнең барысы да бер дигән хезмәткәрләр. Алар үз ара дус-тату һәм әлбәттә инде бер-берсе белән ярдәмләшеп эшлиләр. Коллективта исә Лидия Гарәфетдинова, Нурфия Бәдретдинова, Гөлзирә Шәвәлиева, Ләйсән Гимаева кебек үз эшләренең чын осталары янәшәсендә башкача була да алмый.
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia