Иванай авылы клубында Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем – бөек анам теле” дигән кичә узды.
Талгын гына музыка астында: “ Туган телдә дәшсәм генә, Туган җирем мине аңлар,” – дигән шигъри юллар яңгырый. Иванай авылы клубында Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем – бөек анам теле” дигән кичә бара.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында оештырылган әлеге кичәдә район мәдәният йортында Татарстанның атказнган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдертдинова җитәкчелегендә эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамбле чыгыш ясый. Сәхнә өлкәннәр ихтыярында. Баянда Венер Мөбәрәкшин уйный. Ансамбль башкаруында халкыбызның «Сагыну”,“Авыл кызы”, “Өммегөлсем”, “Картуф” татар халык җырлары яңгырый.
Татар телебез зур тарихлы, матур тел. Кемнәр генә аңа сокланмаган. Аның матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллина да чыгышын “Тел” шигыре белән башлап җибәрде. Аның башкаруында шулай ук авторның “Сөембикә” җыры яңгырады. Дания Ибраһимова иҗат иткән шигырьләр шәлкемен тамашачы автор укуында көчле алкышлар белән хуплады.
Рәкыя Җамалетдинова “Яшьлегем хисләре”, Рәйсә Камалова “Кайтам туган ягыма”, Нурия Садыйкова “Кошлар кебек”, Мәрзия Сәйфиева “Озату”, Гөлшат Галиева “Үтмә гомер”, Семен Кузнецов “Бүгенгесе кадерле” җырларын яңгыраттылар. Сания Касыймова укуында Марсель Гыйльфановның “Пенсиягә чыксам” шаян шигыре һәркемгә елмаю бүләк итте.
Рәкыя Җамалетдинова белән Дания Ибраһимова “Ялгыз агач”, Семен Кузнецов белән Рәсимә Гарифуллина “Утыр әле яннарыма”, Мәрзия Сәйфиева белән Суфия Камалова “Наласа” кебек дуэт белән башкарган җырларны да тамашачы алкышлар белән кабул итте. Фирдания Бәдертдинова әзерләгән бәйрәм программасын Гөлшат Галиева алып барды. Тавышларны Александр Моисеев көйләде.
Кичәнең күңелгә хуш килүе авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Каз. Чаллы авыл җирлеге җитәкчесе Рәшит Хәсәншинның чыгышында һәм клуб мөдире Нина Евдокимованың рәхмәт сүзләрендә дә чагылды.
Яшәсен туган җиребез кебек назлы, татар җыры кебек моңлы татар телебез!
Роза Гариф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев