Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Иванай авыл мактаулылары

Иванай авылында безгә беравыздан диярлек үзләренең мактаулы хезмәт ветераннары Порфирьевлар гаиләсе белән очрашырга киңәш иттеләр.

Алар бар гомерләрен хуҗалык эшеннән калмыйча макталып яшәгәннәр. Шуңа сүзебез дә үз вакытында производствода алдынгы урыннарны биләгән еллардан башланып китте. Хәзер искә алып сөйләшүләре күңелле булса да, ул  еллардагы хезмәт җиңел булмаган. Барыннан да бигрәк юлсызлык күпләрнең үзәгенә үткән. Бүгенгесе көнне 78 яшен тутырып килүче Михаил Сергеевичка кечкенәдән михнәтне бик күп татырга туры килә. Авылда яшәп белем алу мөмкинлеге булмаганлыктан алар аны Котлы Бөкәш урта мәктәбендә дәвам иттерәләр. Юл уңаенда очраган ат чанасы, трактор арбаларына утырып йөреп белем алгач, җәйге ялларын бүгенге балалар кебек лагерларда түгел, колхоз басуында һәм фермада өлкәннәргә булышып хезмәт нечкәлекләрен үзләштергәннәр. Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр еллар балалар өчен дә җиңел булмый. Ул да әнә шулай кече яшьтән тормыш йөген тартып үскән. Шуңа, буе җитмәүенә карамастан авылда ат җигеп басуда салам, печән ташып үткәрә ул ямьле җәй айларын.  Ә кыш көннәрендә  терлекчелектә хезмәт куя. Мөгаен, үзе төсле җитез, хезмәт сөючән савымчы кыз Федосияне да ул биредә очратып үз иткәндер. Чын-чынлап алар  ул чорларда гөрләп торган авыл клубында оештырылган яшьләр уенында очрашып кавышалар. Шулай итеп җырларда җырлангандай бер-берсен тулыландырып колхоз производствосында хезмәт куялар. Әлбәттә, һәр кемнең авылдан чыгып китеп Корноуховадагы уку йортында белем алу мөмкинлеге булмый. Шуңа биредә ул елларда колхозның баш механигы Михаил Шипаев әлеге училищеның филиалын оештырып бер төркем егетләрне тракторчы һөнәре серләренә өйрәткән. Михаил  15-16  яшеннән катлаулы техника серләрен үзләштергән. Үз хезмәтен нык яратып, сакчыл эшләве нәтиҗәсендәме дер әле хәтта колхозга иң беренче кайткан ДТ-75 тракторын да аңа ышанып тапшырганнар. Шулай итеп ул читкә чыгып китмичә гомере буена “корыч айгыр”ыннан аерылмый. Онытып торам икән әле, хатыны икенче балага көмәнле булуына да карамастан кайбер ваемсыз хезмәткәрләр гаебе белән аны хәрби хезмәткә чакыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса