Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Иван Мукшин - Балык Бистәсенең «Григорьев» хуҗалыгы алдынгысы

Алан-Полян авылы техника утары янәшәсендә безгә алдына куелган эттерү көрәгенә нидер тутырган зәңгәр трактор очрады.

«Григорьев» фермерлык хуҗалыгы бригадиры Николай Плотников мактап телгә алган механизатор Иван Мукшин булып чыкты ул. Берничә ел инде бирегә күрше Иванай авылыннан килеп йөрсә  дә, аны шулай тиз арада күпләр үз хезмәттәшләре итеп кабул иткәннәр. Эш сөйгәнне ил сөяр, дигәндәй, үзенә йөкләнгәнне төгәл һәм тел-теш тидермәслек итеп башкарганга, беренче эш көннән үк хезмәттәшләре дә үз итеп өлгергәннәр үзен. Хезмәтен яратып башкарганга мөгаен аны җитәкчеләре алдан  белеп  монда чакырып китергәннәрдер дә. Шулай итеп Иван бирегә  үзенең тәгәрмәчле шәхси тракторы белән килеп ел әйләнәсе диярлек хуҗалык эшләрендә катнаша. Елның-елында хезмәт сөючән бу механизатор язгы кыр эшләрендә әйдәүчеләрнең берсе. Иңендә утыз еллык бай хезмәт тәҗрибәсе булган тракторчы күршедә дә тиз арада хөрмәт казанган. Һәр елдагыча кыр эшләрендә  ышаныч зур аңа, ди бригада җитәкчесе. Аннары, чәчүлек җир мәйданының да әле беркадәр артуы көтелә икән. Ә аңа исә, яңа гына эш башлаучы кайберәүләр төсле  озак итеп  сөйләп аңлатып торасы юк. Барысын да тиз  чамалый торганнардан егет. Беренче эш көненнән үк аңа хуҗалык басу-кырлары урнашкан участоклар белән якыннан танышып чыгу мөмкинлекләре күп булган биредә. 

Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса