Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Ислам нуры яктылыгында

Халык хөрмәтен яулаган, гореф-гадәтләрне үтәп яшәгән якташларыбызның уңай үрнәкләре белән таныштыруны дәвам итеп, бүгенге язмам 18 ел буе өлкәннәргә һәм балаларга дини гыйлем өйрәтүче, 80 нән артык шәкерте булган Олы Елга авылында туган Разыя Шәмгун кызы Шакирҗанова турында.

Разыя абыстайның әти-әнисе һәр ике яктан да нәсел-нәсәпләре белән дини гыйлемле, үзлекләреннән Коръән укырга өйрәнгән, намазлы кешеләр булганнар. “Без гаиләдә биш бала үстек: Исмәгыйль, мин, Ильяс, Рауза, Сания. Балачагыбыз дингә карата мөнәсәбәтләрнең катлауланган чорына туры килде, шунлыктан, курыкканнардыр инде, өйдә безгә дога да өйрәтмәделәр, әмма алты яшемдә күрше бабайның намаз укыганын тыңлап, догаларын үзлегемнән өйрәндем, Аллаһы Тәгаләнең берлегенә, барлыгына инану хисе һәрберебезнең күңел түрендә яшәде, илебездә вәзгыять үзгәреп, дөньяларыбыз ислам дине нуры белән яктыра башлагач, озак еллар калебебез түрендә яшеренеп яткан күңел байлыгыбыз яктылыкка үрелде”, - дип искә ала Разыя абыстай.
Казан кооператив техникумын тәмамлап, технолог һөнәрен үзләштерә, ул – икмәк пешерүче.
 

Дәвамын Авыл офыклары газета битләрендә укый аласыз

Автор Иделия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса