Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Исереккә хөкем карары катгый

Балык Бистәсе район суды 45 яшьлек Лихачевка (фамилияләр үзгәртелде) исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен хөкем карары чыгарды.

2024 елда Лихачев транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. Ул алкоголь кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен яисә аек булмаганлыкка медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен, кабат административ җаваплылыкка тартылган очракта, җинаять җаваплылыгы турында кисәтелгән булган. Карар законлы көченә кергәннән соң ул машина йөртү таныклыгын тапшырмаган, 30 000 сум күләмендә штраф түләгән.
Бераз вакыт узгач, Лихачев яңадан спиртлы эчемлекләр кулланып янәдән руль артына утыра. Транспорт белән идарә иткәндә автобус белән юл-транспорт һәлакәте ясый, шуннан соң туктамый, алга таба баруын дәвам итә. Балык Бистәсе районы территориясендә, машина белән идарә итә алмыйча, кюветка төшә, анда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ инспекторы тарафыннан тоткарлана. Ул үз гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенүен белдерде.
 Балык Бистәсе район суды Лихачевны (фамилиясе үзгәртелде) Россия Федерациясе Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аңа 2 ел срокка транспорт чаралары белән идарә итү рәвешендә, эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 000 сум күләмендә штраф билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.
Балык Бистәсе район судының "ДИАЛОГ" матбугат үзәге.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса