Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Йосыф Миннегалиев әле дә кырларын сагына

Легендар механизатор диләр авылдашлары Йосыф Миннегалиев турында.

Рәсемдә юбилярны оныклары Рәнис, Алсу, Алмаз белән күрәсез

Йосыф абзый шушы авылда ишле гаиләдә туып үскән. Әтисе Миннегали абзый  тормыш юлдашы Фатыйма апаны Олы Елга авылыннан алып кайтып гомер кичергәннәр. Әмма, ни хәл итәсең икесе дә  кыска гомерле булганнар. Алар бер-бер артлы илле яшьләре тулганчы биш балаларын ятим итеп вафат булганнар. Кечкенәдән ятимлек ачысын татып үскәнлектән Йосыф сеңелләре Хәбирә, Нурия белән тормыш арбасын бергәләшеп тартып үсәләр.  Малай мәктәп елларыннан хезмәт сөючән була. “Сельхозтехника” каршысындагы механизаторлар курсын тәмамлагач  авылда тракторда эшли. Аннары бер төркем иптәшләре белән аны хәрби хезмәткә алалар. Шулай итеп егеткә өч ел дәвамында Украинада сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуда катнашырга туры килә. Аннан кайткач озак йөрми,  яшьли сөйгән кызы Мәдинә белән гаилә корып җибәрәләр. Мөстәкыйль тормышларына ямь, куаныч өстәп  бер-бер артлы өч уллары дөньяга килә. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй алар да һәр бер ир бала төсле кечкенәдән әтиләре хезмәтен сайлыйлар. Йосыф абзый бар гомерен трактор руле артында үткәрә. Иртә яздан ук ул җир эшкәртеп чәчү чәчә, иген үстерә. Ә кыш айларында бүгенге механизаторлардан үзгә буларак, көпчәкле тракторына арба тагып шәһәрдән төзелеш материаллары һәм башка кирәк-ярак ташый. Әнә шулай ул ел әйләнәсе  эштән бушамый. Үз хезмәтенә күңел биреп йөргәнгә колхоз җитәкчеләре Мөдәрис Гаянов белән аңа алмашка килгән Илшат Закиров та  яраталар үзен. Һәр вакыт  аны мактап телгә алалар. 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз

Автор Идрис Аметов     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса