Инженердан ким түгел
Район икмәк кабул итү предприятиесе коллективы хезмәткәрләре башкарган күләмле эшләр бүген күпләрне сокландыра.
Рәсемдә Исрафил Гәрәев
Гасырлык тарихы булган әлеге оешма бүген республика күләмендә мактап телгә алырлык нәтиҗәле хезмәтләре белән иң тотрыклы эшләүчеләрнең берсе булып исәпләнә. Әллә шуңа инде биредә бар яктан да килгән, үз эшләрен күңел биреп башкаручы, бик күп тәҗрибәле хезмәткәрләр тупланган. Киеренке урып-җыю эшләреннән соң күпләр ял иткәндә, биредә барысы да гадәттәгечә үз эшләрен тел-теш тидермичә уңышлы төстә дәвам иттерәләр. Әле дә күрше тирә районнардан ашлык китерү тукталмыйча уңышлы дәвам итә. Ә аны монда кызу җәй айларындагы төсле киптереп, чистартып складларга тутыралар. Берүк, бушатылган икмәкне автомашиналарга төяп тыз-быз складларга ташыйлар икән дип уйлый күрмәгез. Андый зур күләмле эшне биредә эшләүчеләрнең дә әле һәммәсе күрми. Чөнки бу хезмәтне күзгә дә күренми торган итеп оештыралар. Әнә шуңа без дә иң элек укучыларыбызны коллектив маягы булырлык хезмәткәр белән таныштыруны кирәк дип таптык.
Предприятие җитәкчесе Андрей Бельский мактап телгә алган коллектив мактаулысы -катлаулы механизмнар көйләү остасы Исрафил Гәрәев биредә гаиләсе белән хезмәт куя, дигәч без аның белән эш урынында очрашырга булдык. Күп еллар дәвамында биредә транспортерчы булып эшләгән хатыны Резидәне күптән түгел генә олылап лаеклы ялга озатканнар. Үз вакытында кызы Гөлзидә дә биредә лаборант хезмәтен башкарган. Ә бүген исә монда улы Рисхәт «КамАЗ» автомашинасында хезмәт куя. Коллектив эшчәннәре әйткәндәй, Исрафилны инженер дип атап йөртәләр. Чөнки, аның бай хезмәт тәҗрибәсе баш белгечтән бер дә ким түгел. Авыл мәктәбен тәмамлагач бик күп яшьтәшләре төсле ул Корноуховода техник уку йортында белем алган. Биредә аңа уку алдынгысы буларак курсларны тәмамлагач утыз сабакташы белән урып-җыю эшләрендә катнашырга Казахстан далаларына озаталар. Курсант егетләрнең аеруча актив булулары, тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә һәм хезмәт күнекмәсен көтелгәннәрдән дә яхшырак итеп башкаруларын искә алып, кайткач егетләрнең һәммәсенә дә киң профилле механизатор таныклыгын имтиханнарсыз гына уңай билге куеп тапшыралалар. Кырык еллар элек ул туган авылы Югары Тегермәнлектән район үзәгенә килеп төпләнә.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз
Автор Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia