Иман нуры балкый йөзендә
Бүгенге язмам Яңа Арыш авылының хөрмәтле кешесе – имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Хөснетдинов турында булыр.
Инде ике дистә елга якын вакыт «Иман нуры» мәчетенең имамы булып тора. Дини гаиләдә тәрбия алган 7 буын муллалар нәселеннән ул. Әнисе Рәкыйга апа авылда беренчеләрдән булып «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган остабикә була. Авыл халкы аларның нәселе турында мактап, бары уңай яктан гына телгә ала, үрнәк гаилә булып гомер кичерүләренә аерым басым ясыйлар. Кечкенәдән дини тәрбия алып, әти-әнисенең ислам кануннары буенча яшәү рәвешен күреп үскән баланың киләчәге дә өметле була шул.
Авылыбызда дини эшне дә бик уңышлы җитәкли Фәрит абый. Олыгайган көнендә әнисе юлыннан китеп, бихисап саваплы гамәлләр башкара. Авылда яңа мәчет төзелешендә аның хезмәте ифрат дәрәҗәдә зур булды. Мәчетнең ташы вә эше дә аның хәер-фатыйхасы аша үтте. Шунысы да мөһим: Фәрит хәзрәтнең үтемле вәгазьләре дә ул булган һәр мәҗлестә зур тәрбияви әһәмияткә ия.
Мәчетебездә уку-укыту эшләре дә җайга салынган: биредә узган һәр чара авыл халкына иман нуры таратуда матур өлеш кертә. Мәүлид, Корбан, ифтар мәҗлесләреннән, вәгазьләрдән авылыбыз халкы зур канәгатьләнү хисе белән рәхмәтле булып тарала. Мәчетебездә ифтар ашлары үткәрү өчен дә, дәресләр алып бару өчен дә бар уңайлыклар да тудырылган. Мәчеткә газ, ут, су кертелгән.
Фәрит хәзрәтнең эше ифрат зур. Сабый дөньяга килсә – имам кирәк, яңа тормыш кору да имамның фатихасы белән башлана, дөньядан киткән чакта да ни балаң, ни туганың башкара алмаган эшкә ул алына. Ярлыны да, байны да, үзен кимсеткәннәрне дә соңгы юлга озатучы – имам. Фәрит хәзрәт зиратны да һәрвакыт тәртиптә тота, берәр җитешмәүчәнлек күрсә, тиешле кешесенә хәбәр итә.
Бик эшчән, уңган, булдыклы ир ул Фәрит абый. Алар тормыш иптәше Зәмзәмия апа бергә киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшне бергә алып баралар. Бүген дә мәчеткә килгән дин әһелләрен тәмле чәйләре, сый-нигъмәтләре белән сыйлап озаталар. Зәмзәмия апа мәчетнең исәп-хисап эшләрен дә бик төгәл итеп алып бара, һәр сәдаканың тиененә кадәр язып, исәпләп, тиешле җиргә файдаланалар.
Иман йортының эшеннән авыл халкы да, шөкер, канәгать. Җомга намазына өч дистәдән кеше йөри. Дини бәйрәмнәр дә оешкан төстә уза. Әлеге хезмәттә Фәрит хәзрәтнең өлеше әйтеп бетергесез бик зур. Аңа җаваплы эшендә исәнлек-саулык телибез.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia