Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Илгизәр Фәхриев: «Җаваплылыктан курыкмадым»

Һәр чорның үз кыенлыклары һәм әлбәттә инде, сөенеп искә алырлык күңелле вакыйгалары да күп була.

Күптәнге танышым, яшьлек елларында бергәләшеп районыбыз  тормышында җәмәгать эшләрендә актив катнашып йөргән Олы Солтан авылы егете, шушы көннәрдә генә үзенең җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үткән чордашым Илгизәр Бәдри улы Фәхриев белән очрашып кайтырга туры килде. Элек тә аның белән аралашып яшәсәк тә, болай әле иркенләп сөйләшеп утырган булмады.
Мәсәлән, әтисе Бәдретдин абзыйның исемен район тарихына алтын хәрефләр белән язарлык икән. Аның үткән тормыш юлын тасвирлап яшь буынга гыйбрәт булырлык бер дигән китап чыгарырга мөмкин.   Бәдретдин абзый армия сафларыннан кайткач   12 ел колхоз җитәкли, башка җаваплы урыннарда хезмәт куя. Илгизәр менә шундый дәрәҗәле шәхеснең ишле гаиләсендә тәрбияләнгән егет икән ләбаса.
 Әмма, тормышта ул бер вакытта да әтисе күләгәсендә йөрми, барысына да үз тырышлыгы, намуслы хезмәте белән ирешә. Авыл мәктәбен тәмамлап кулына аттестат белән бергә механизатор таныклыгы алып чыккач колхозда тракторчы булып эшли. Бер үк вакытта Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында укуын дәвам иттерә. Менә шул елларда колхозга районыбызның иң дәрәҗәле җитәкчеләренең берсе Усман   Вәлиевне җитәкче итеп билгелиләр. Ул ике еллар чамасы тракторчы булып эшләгән егетне үз янәшәсенә алып, аны бригадир итеп билгели. Ә ул елларда бу вазыйфаны башкаручыларны колхоз җитәкчесе урынбасары дип йөртергә мөмкин иде.    Эш сәгате дә иртә таңнан башланып,  караңгы төшкәнчегә кадәр дәвам итә иде дип искә ала ул чакларны Илгизәр. «Үз эшемне яратып эшләдем, авырлыклар булган чакта да уфтанмадым, алга таба бардым. Җаваплылыктан курыкмадым. Көчемнән килгәннең барын да башкара идем», - ди ул.
Берничә елдан соң алар мәктәптә бергә укып белем алган Нина исемле чибәр кыз белән гаилә корып җибәрәләр. Нәкъ шул елларда үзен район комсомол конференциясендә  бертавыштан ВЛКСМ Үзәк Комитетының 18 нче съездына делегат итеп сайлыйлар. Аңа өч көн дәвамында Татарстаныбыз вәкиле буларак олы форумда катнашырга һәм трибунадан Балык Бистәсе районы игенчеләренең хезмәт уңышлары турында   сөйләп танытырга  туры килә. Гади механизатордан бригадир булган егетнең мәгънәле һәм тирән эчтәлекле чыгышын тыңлап утырганнан соң  РСФСР авыл хуҗалыгы министры Леонид Флорентьев үзләренә очрашуга чакырып илебезнең бик күп делагатлары арасында олылап егетне Мактау кәгазе белән бүләкли.   Соңрак аны   Балыклы Чүкәй авылы “Гигант” колхозына партия оешмасы җитәкчесе итеп билгелиләр. Анда ул  Усман Вәлиев һәм Сөләйман  Хәмәдияров  белән иңгә-иң куеп эшли. Әнә шундый    дәрәҗәле остазларыннан ул  үзенә бай тормыш тәҗрибәсе туплый.  Берничә елдан соң үзенең туган төбәгенә колхоз рәисе булып  кайткач та алар аны үз ярдәмнәреннән ташламыйлар. Легендар җитәкчеләр үрнәгендә ул туган авылында  производство, терлекчелек биналары һәм башка  әһәмиятле социаль-көнкүреш объектлары торгызуда күп хезмәт куя. Туган авылын газлы итүдә дә  үз көчен кертә.
Ул елларда төзелеш алып бару авыр һәм  мәшәкатьле була. Чөнки,  гади генә төзелеш материалларын эзләп еракларга чыгып китәргә туры килә. Шулай булуына карамастан Илгизәр бирешми.
Остазлары күрсәткән юлдан тайпылмыйча бар күңелен биреп эшләп халкы ихтирамын яулаган хөрмәтле ветеран ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса