Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Икмәк булса бар да була

Район икмәк кабул итү предприятиесендә хезмәт киеренкелеге ел әйләнәсе тынмый.

Предприятиенең кадрлар бүлеге мөдире Эльмира Фатыйхованың сүзләренә караганда, биредә 67 кеше генә хезмәт куйса да аларны үз эшләренең чын осталары, дип атарга мөмкин. Кадрлар бүлегендә  күп еллар дәвамында тырыш хезмәтләре белән макталган Гәрәев, Мамаков, Садыйков, Назаров кебек гаиләләрне мактап телгә алдылар. Барысы да җитәкчеләре Андрей Бельскийның бердәм коллектив туплап, эшне оештыра белүе һәм  кайгыртучанлык күрсәтүе нәтиҗәсе, диләр алар. Аннары эш шартларының үзгәрүе һәм хезмәткә тиешле бәя бирелүе дә сөендерә. Без боларны эшләүчеләр белән әңгәмә барышында да аңладык. Чөнки, хезмәткәрләрне сезонлы эшкә кабул итмиләр. Бәлки, шуңадыр  кадрларның еш алмашынуы тукталган. Әле берничә ел элек  кенә үз техникалары белән эшкә йөртүне оештырганнар. Менә шушындый вак-төяк булып тоелган хәл аларның көндәлек эшчәнлегенә уңай йогынты ясаган. Чыннан да, биредә мактап телгә алырлык гамәлләре күп  аларның. Районда  93 ел  көйле эшләүче бу предприятиенең моңарчы әле 33 баржага Балык Бистәсе икмәген төяп Рәсәй калаларына һәм Иран  кебек ерак чит илләргә ашлык озатуы район тарихында булмаган хәлдер. Гомумән, узган ел 100 мең тоннадан артык икмәк кабул иткәннәр.  Районның чал тарихлы  бу оешмасында йөз еллар элек сафка бастырылган таза, нык нарат агачыннан торгызылган биналарны да очратырга мөмкин. Предприятиедә булган дистәдән артык меңәрләгән тонна ашлык сыешлы складлар белән тәҗрибәле хезмәткәр Миннәхмәт Шәкүров җитәкчелек итә.  Ул төрле елларда сафка бастырылган келәтләрне яңартып, төзекләндереп торуда  да үз өлешен кертә.  Авыл җирендә  ашлык саклау мөмкинлекләре, тиешле шартлары  булмаган фермерларга да аптырап утырасы юк, бирегә тапшыру  отышлы булуын күпләр инде яхшы аңлаган. Шуның нәтиҗәсендә районыбызның “Арыш-Агро”, “Кама-Агро” кебек әйдәүче хуҗалыклары һәм Габитов, Закиров, Ногманов кебек фермерлар узган ел ашлыгын күп тапшырып мөмкинлектән киң файдаланганнар. Хәзер соңгы техник культура кукуруз белән көнбагыш китерү дәвам итә. Аларның барысы да чистартыла, киптерелә, бер сүз белән әйткәндә, тулысынча дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерелә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса