Рамазан ае - игелекләр кылу ае
Хәләл кәсепләр, хәләл ризыклар насыйп итеп, тыелган эшләрдән тыелып, гамәл-гыйбадәт белән яшәүгә ни җитә!
Шундый мәшәкатьле вакытларда ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен үтәп, барча әрвахларны искә алып уздырылган ифтар мәҗлесе исән-сау яшәүче мөселман кешесенә рухи азык өсти. Мәчетләрдә бик еш искә алына торган әлеге күркәм сүзләрне мин Югары Тегермәнлек урта мәктәбе башкарган гамәл-гыйбадәткә юл башы итеп алыр идем.
Рафис Фәсхетдин улы Минһаҗев җитәкләгән укытучылар колективы Югары оч мәхәлләсендә мәгариф ветераннарын, авылда яшәүче өлкән яшьтәге мәчет картларын чакырып мул ризыклы өстәл әзерләгәннәр иде. Ифтар мәҗлесенең вәгазь өлешендә Илсур хәзрәт Дияров мәктәпнең авылда тәрбияви үзәк булуы турында сөйләп узды.
Чыннан да ял көннәрендә, дәрестән тыш вакытларда кайбер ир балалар әтисе, яисә туганына кушылып ахшам, тәравих намазларын башкаралар. Көчле тавыш белән укучы баланың намазга чакырып азан әйтүе дә гыйбадәт кылучыларга, мәҗлестә катнашучыларга рухи азык таратты. Тигез сафларга басып намаз укылды.
Урта мәктәп коллективының әлеге гамәле өченче ел рәттән башкарыла. Мәхәллә ислам дине йолаларын саклаучы һәм гамәлгә ашыручы буларак мәктәп дуслыгы, татулыгы, бердәмлеге дәвамлы булуына ышаныч зур. Хәзерге буын да, киләчәктә мәчет юлларына аяк басып, шушында укылган догаларыбызның афәт вә бәлаләрдән саклаучы пәрдә икәненә төшенер әле. Ошбу мәҗлес кабул ашлардан булса иде.
Рафыйк Гәрәев,
мәгариф ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia