Яшәү мәгънәсе – мәңгелек
Муса Җәлил, Бари Шәвәлиевләрнең сугышчан батырлыклары хакында бик күп сөйләсәм дә, язсам да кадерле әтиебез Ибраһим һәм аның бертуган абыйсы Хәбибрахман Кәбировларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләре турында язу эше гелән күчерелеп килде.
Ибраһим Кәбиров улы Рамазан белән.
Бакыйлыкка күчәр алдыннан гына күренекле татар әдибе, эзтабар остазым һәм дустым Шаһинур Мостафинның әйткән сүзләре бүген кабат күңелем хәтерендә яңарды: "Әтиең турында яз, соң булмасын!"
Әтием Кәбиров Ибраһим Кәбир улы (1925) Бөек Ватан сугышына 1943 елның зәмһәрир гыйнвар ае башында китеп, туган якларына фашизмны тәмам җиңгәч кенә күкрәгенә III дәрәҗә Дан ордены, "Батырлык өчен" һәм Берлинны, Европа илләрен азат иткән өчен сугышчан медальләр тагып әйләнеп кайта.1944 елда немец фашистларын юк итүдә кеше ышанмастай аерым батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүен белмичә дә 71 яшендә каты авырудан соң мәрхүм булды (фотода гадәти киемдә). Үләр алдыннан хастаханәдә дәваланганда да 4 ай буенча пенсиясен ала алмады. Ул вакытта сугыш ветераннары өчен каралган пенсия дә юк иде әле. Очраклы рәвештә генә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең аппарат җитәкчесенә, сайлау мәшәкатьләре белән йөргән вакытында, авырулар палатасына кергәндә үз гозерен җиткерә. Икенче көнне 4 айлык пенсиясен барып алырга туры килде инде. Әлеге тиенгә тормаслык акчаларны теләнеп тә утырмас иде дә бит, безгә дә айлар, еллар буе түләнәчәк хезмәт хакы кемсәләр кулында булды шул…
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз
Рамазан Кәбиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia