Яшь белгеч Гаделҗан Шакировка зур өмет баглыйлар
Бүгенгесе көнне эшче хезмәткәр һәм яшь белгечләр җитешмәү күпләрнең баш авыртуына әйләнде.
Шуңа үзебез дә теге яки бу коллективка яңа кайткан белгечләр һәм тырыш хезмәт кешеләре белән таныштыруны күркәм гадәткә керттек. Бу юлы еракларга чыгып китмичә фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре үтенечен истә тотып, район Дәүләт ветеринария службасына кереп чыгарга ниятләдек. Безнең бәхеткә диимме яшь белгечне эш урынында туры китердек. Беренче очрашудан ук аның үз телебездә матур итеп аралашуы күңелгә охшады. Ни дисәңдә, шәһәр җирендә генә түгел, район үзәгендә үскән кайбер егет-кызлар да еш кына ана телләрен онытып җибәрәләр. Башка кайберәүләргә ияреп алар рус телендә сөйләшүне хуп күрәләр. Ә безнең героебыз Гаделҗан Фирзәт улы Шакиров Казан шәһәрендә туып үскән. Шуңа үземә дә аның башкалабыздагы башка бик күп дәрәҗәле югары уку йортларын читләтеп, Казан Ветеринария Академиясенә укырга кереп аны уңышлы төстә тәмамлап чыгуы сәер тоелды. Ә Гаделҗан әти-әниләре төсле кечкенәдән туган телебезне үз итеп үскән. Өлкәннәр дә нәкь шул нияттән аны җәй айларында әби-бабайлары яшәгән авылга, Балтач районына кайтарырга гадәтләнеп бик дөрес эшләгәннәр. Белгәнебезчә, гади авыл тормышын күреп, кечкенәдән аның эчендә кайнап үсмәсәң, берәүгә дә аны көчләп яраттырып булмый.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia