Нургазиз Яруллин һәрчак ярдәм итәргә әзер
Без бәләкәй чакларда авылда һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булган оста куллы тимерче бабай бар иде.
Олы Солтан авыл җирлеге җитәкчеләре Нургазиз Яруллин хакында әнә шулай, авылдашларын бер вакытта да үз ярдәменнән ташламый, дип мактап телгә алгач, үз тимерчебезгә тиңләдем үзен. Әллә шуңа инде, аның белән очрашып-аралашу теләге тугач, ул яшәгән якка юл тоттык. Ә ул елга аръягында матур, төзек, гади генә эшләнгән авыл өендә ялгызы яши икән.
Хатыны вакытсыз вафат булган. Әмма өй алдына үтеп кергәч тә бар тарафта чисталык, тәртип күзгә ташлана, аның шуннан вакытын бер дә бушка үткәрергә яратмавын чамаларга мөмкин иде. Ишегенә эленгән йозакны күргәч, инде кире борылган идек, үзе дә кайтып җитте. Кирәкле эш коралын алырга кайтуы булган икән. Төшке аш якынлашуын әйтеп ул әңгәмәбезне дәвам иттерергә теләп безне өенә чакырды.
Нургазиз үз вакытында районыбызга бик күп күренекле шәхесләр биргән шушы Олы Солтан авылында туып үскән. Авыл мәктәбендә 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, ул укуын район үзәгендәге техник училищеда дәвам иттергән. Анда өч ел белем алгач, авыл хуҗалыгы производствосы технологиясен һәм трактор, автомашиналар белән идарә итү нечкәлекләрен үзләштергән.
Әлеге уку йортында алган һөнәре буенча күнекмәне аңа хәрби хезмәте чорында ерак Төрекмәнстан якларында үтәргә туры килә. Ике ел дәвамында ул анда хәрби автомашина белән Рәсәйнең бик күп өлкә, республикаларында урып-җыю эшләрендә катнаша.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia