Яңа китап очраштырды
Шагыйрә Рәсимә Гарифуллинаның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Сакаллы сабый” китабын нәни укучыларыбыз бик яратып кабул иттеләр. Юлсубино һәм Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә китапны тәкъдим итү кичәләре узды. Юлсубино мәктәбендәге очрашу якташ шагыйребез Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин музеенда узуы белән аеруча мәртәбәле булды.
“Сакаллы сабый” шагыйрәнең балалар өчен язылган беренче китабы. Моңа кадәр аның төрле жанрларда язылган дистәгә якын китабы дөнья күрде инде. Балалар өчен электән үк яза килсә дә, аларны китап итеп бастырып чыгару уе, үзе әйтүенчә, оныклар белән бергә туган.
Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Әхмәдиева китапханәчеләр һәм укучылар белән берлектә әзерләгән.
– Китап басылып чыгу шагыйрь өчен иң зур шатлык. Ул аның күңел җимеше. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан әлеге китап матур бизәлеше белән дә үзенә тартып тора. Шигырьләр укучыларны балалар телендә, аларга якын темаларга язылуы белән җәлеп итә, – дип башлап җибәрде ул очрашуны.
Чыннан да, китап ерактан ук үзенә тартып тора. Истә калдыру өчен җиңел, аңлаешлы итеп язылган. Укучылар аның табигать фасылларын тасвирлаган шигырьләрен аеруча яратып кабул иткәннәр һәм яттан сөйләргә өйрәнгәннәр. Шигырьләрне кайбер укучылар үзләре туган айларга туры китереп сайлап алганнар.
Шигърият юлы иң авыр, талант һәм каһарманлык сорый торган юл. Шул юлдан үз җырын көйләп, мәңгелек кыйбласына таба бара Рәсимә Гарифуллина. Табигатькә җан өрә белүче тылсымчы кебек. Аның шигырьләрендә чишмә чылтыравы да, көзге җилнең яфракларны кыштырдатуы да, сандугач сайравы да ишетелә. Һәм алар бик гади, самими.
Юлсубино мәктәбе укучылары шигырьләр сөйләп кенә калмадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та эзләделәр: “Китап ни өчен “Сакаллы сабый” дип атала? Китап чыгару күп вакытны аламы? Туган авылыгыз нигә икәү?” һәм башкалар…
Дәвамын «Авыл офыклары» газета битләрендә укый аласыз
Автор Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia