Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Яңа Арыш авылының мөхтәрәм мөгаллимәсе

Авылымда укучыларның иң яраткан укытучыларының берсе булган Фәнзилә Гыйлфан кызы Имамиеваның яшәеше башкалардан берни белән дә аерылмый.

Кәгазь дәрәҗәләре, әллә нинди мактаулы исемнәре булмаса да хөрмәтле укытучы статусына ия ул. Яраталар аны. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тормыш белән бәйләп үткәрә, укучылары тын да алмый тыңлый, үзе кояш сыман елмаеп, әнкәйләр кебек җылытып үзенә җәлеп итеп тора. Фәнзилә апа турында Аллаһтан җибәрелгән мөгаллимә дип әйтергә яраса, әйтер идем. Солдат хезмәтенә киткән егетләребез эне-сеңелләренә: “Тырышып укыгыз, менә мин бер генә сәгатькә Фәнзилә апа дәресендә утырып килер идем дә рәхмәтләремне белдерер идем”, дип хатлар юллыйлар.
Тәтеш районының Әтрәч авылыннан килгән бу сөйкемле апа һәркемнең хөрмәтле укытучысына әйләнә.  Аны сәгатьләр буе тыңлап утырырга мөмкин.  Шулкадәр җайлы итеп тезелеп киткән матур җөмләләре гомергә күңелдә кала. Шулай итеп ул туган телебезгә булган мәрхәмәт орлыкларын энҗе бөртекләренә сибә.
Укытучы гади була аламы? Була ала, әлбәттә. Фәнзилә Гыйлфан кызы, апалары, сеңел-энеләренә дә гел үрнәк. Аны олылыйлар, фикерләрен алга куялар, аның белән серләшә-киңәшләшәләр. Ул да башкалар кебек иртән тора, ашарга пешерә, керен-идәнен юа, өен җыештыра, тавык-чебешен барлый, сыерын сава, сепаратын әйләндерә. Һәм менә шундый тавык чүпләп бетермәслек эшләрен аралап, мәктәбенә дә чаба.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса