Яңа Арыш авыл мәдәният йортында бик матур бәйрәм концерты булып узды.
Күптәннән килгән күркәм гадәт буларак, авылларда елның соңгы кичләрендә бал-маскарадлар оештырыла.
Бүгенге көндә бу бәйрәм үзгә төстә үткәрелсә дә, авылларда бәйрәм концерты уздыру традициясе яшәп килә. Шушы көннәрдә генә безнең Яңа Арыш авыл мәдәният йортында да бик матур бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов ачып җибәрде, һәм ул барлык халыкны киләсе Яңа - 2025 ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. -Киләсе елны да бернинди югалтуларсыз, тулы состав белән каршы алырга язсын. Һәрбер гаиләгә исәнлек-саулык, тынычлык, бәхетле озын гомерләр телим, - диде. Котлау сүзләре белән башланган чыгышны клуб мөдире Гөлүзә Ситдикова дәвам итте. Ул халыкны матур шигъри юллары белән котлады. Бәйрәм кичәбез ике өлештән торды. Беренче өлештә авылыбызның үзешчәннәре чыгышы концерты узды. Рөстәм Гыймадиев, Гөлнур Гәрәева, Динар Зыятдинов матур чыгышлары белән сөендерде. Артистларыбыз белән бергә тамашачылар искиткеч бәйрәмнең тылсымлы мохитенә чумдылар, ә Кыш Бабай һәм Кар кызы бәйрәмгә чын мәгънәсендә Яңа ел кәефен тудырдылар. Концертның икенче өлеше барлык авылдашларыбыз өчен сюрприз буларак әзерләнгән иде, һәм ул изге күңелле иганәчеләребез- Ленар Әхтәмов, Нурсил Мифтахов ярдәме белән оештырылды. Нинди генә чаралар үткәрсәк тә, алар үтенечләребезгә һәрвакыт игътибарлы булып кала бирәләр. Барысы өчен дә рәхмәт аларга. Бу кичтә алар Татарстанның атказанган артисты, җырчы-музыкант Закир Шаһбан һәм тормыш иптәше, бик күп популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбанны, җырчы Алия Исрафилованы чакырып, авыл халкына бик матур бәйрәм киче бүләк иттеләр. Гөлүсә Шаһбан - өч шигъри җыентык авторы. Авторның шигырьләрендәге ихласлык, самимилек, саф хисләр ташкыны, яктылык һәм җан җылысы ирексездән шигъри дөньяга алып кереп китә. Аның шигырьләренә матур җырлар да иҗат ителгән. Аларны танылган җырчылар халкыбыз күңеленә үтеп керерлек итеп башкаралар. Ул җырларның күбесенә көйләр иҗат итүче һәм иң оста башкаручыларның берсе – Гөлүсә ханымның хәләл җефете, популяр җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан. Әлеге концертта Закир Шаһбан исә үзенең оста музыкант һәм җырчы гына түгел, ә сүз остасы икәнлеген дә күрсәтте. Ул тамашачыларга халык яратып тыңлый һәм яратып җырлый торган җырларын бүләк итте. Халыкның бу иҗади гаиләгә хөрмәтен, мәхәббәтен күреп шаккатасың. Алар тормышта да, сәхнәдә дә үз урыннарын яулап алганнар инде. Берсен-берсе тулыландырып иҗат итәләр. Кунакларның һәр чыгышын тамашачылар җылы алкышлар белән озата бардылар. Аларның өздереп, йөрәкләгә үтәрлек итеп җырлаулары, Гөлүсә Шаһбанның сагыш белән тулган күңелләрне эретерлек шигырьләре җаннарыбызны айкады. Ә без, яңарышлылар - аларны яраткан тамашачылар, бу иҗади гаиләгә уңышлар теләп калабыз һәм барлык авылдашларыбыз исеменнән иганәчеләребезгә ихлас рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia