Якташларыбыз уңышы
Редакциябезгә куанычлы хәбәрләр килеп иреште.
Кече Укмас авылы егете, «Татарстан» телерадиокомпаниясе хезмәткәре Раил Садретдинов районыбыз алдынгылары, Балык Бистәсендә узган матур чаралар турында күп репортажлар әзерләп районыбыз тормышын яктырткан талантлы журналист. Нәтиҗәле, тырыш хезмәтләре өчен күптән түгел аңа Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты һәм “Мәдәнияттагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырылды.
Якташларыбызны ихластан котлыйбыз, яңа иҗат шатлыклары, уңышлар телибез.
* * *
Әле шушы көннәрдә генә редакциягә кайткан китаплар арасында Югары Тегермәнлек авылы кызы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Дания Нәгыймнең (Галәветдинова) нәниләр өчен төсле рәсемнәр белән бизәлгән “Игелекле бүре баласы” китабын кулга алып сөенсәк, инде менә шагыйрәнең Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә ия булуы икеләтә шатлык өстәде. Дәрәҗәле әлеге премия шагыйрәгә «Бөртекләп җыйган гомер» китабы һәм «Күңелгә илһам килә» җыентыгындагы шигырьләре өчен бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia