Һәр шәмдә йөрәк җылысы
Любовь Бибакова йортында 2025 елның декабреннән бирле игелекле эш кайнап тора.
Анда Урахча авыл җирлеге хатын-кызлары берләшеп, махсус хәрби операциядәге егетләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар. Кыш айларында уртак көч белән алар инде гуманитар ярдәмгә дүрт партия шәм әзерләп җибәргәннәр. Битараф булмаган кешеләр парафин белән генә түгел, акча белән дә ярдәм итәләр — һәркем игелекле эшкә үз өлешен кертергә тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia